Экскурсиядә булдылар.

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

  6 гыйнвар көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсенә Теләче урта мәктәбенең 4 "Г" сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Нуретдинова Г.К.)  экскурсиядә булдылар. Китапханәче укучыларны китап фонды, китапханәгә килүче газета- журналлар белән таныштырды, китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрде, якташ язучыларыбызның иҗаты турында сөйләде.

  Чара уку залында балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан "Шигъри җанлы шәхес" исемле әдәби сәгать белән дәвам итте. Укучылар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Ахырдан үзләренә охшаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International