Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, 85 яшьлек юбилеегыз белән!

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!    Сезне районыбыз халкы, шәхсән үз исемемнән, 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.

   Бүген без Сезне зыялы, затлы, халкыбыз язмышы өчен җан атучы мөхтәрәм кешебез – Ил агасы буларак хөрмәтлибез.

   Сез тарихи мирасыбызны саклауга, динебез ядкарьләрен яңа буынга җиткерүгә, халыклар дуслыгын ныгытуга, татар милләтен дөньяга танытуга үзегездән биниһая зур өлеш кертәсез. Мәгълүм булганча, безнең районыбыз Татарстан мөстәкыйльлек яулаган чорда яңадан торгызылды. Шул вакытта республикабызның Президенты буларак, ышаныч белдереп һәрдаим ярдәм итүегез, яңадан – яңа җиңүләргә рухландырып торуыгыз өчен районыбыз халкы бүген дә Сезгә чиксез рәхмәтле!

   Минтимер Шәрипович! Районыбызның гына түгел республикабызның кайсы гына авылына барып чыксагыз да, Сезне бүген дә үз итәләр, яраталар. Сабыр холыклы, ныклы ихтыярлы, фидакарь һәм аек акыллы, ихлас күңелле, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәгез дә кешеләргә карата гади һәм эчкерсез мөгамәләдә була белүегез Сезне тагын да олылый!

   Туган көнегез белән котлап, Сезгә саулык – сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

   Халкыбыз һәм милләтебез өчен тагын да зуррак эшләр башкарырга насыйп булсын!

 

Зур ихтирам белән, Теләче муниципаль районы башлыгы                                             Н.Н. Хаҗипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International