Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Кышкы каникулда – күңелле китап белән” дип исемләнгән чара уздырылды. Катнашучылар китап күргәзмәсе белән танышты, кыш турында язылган әкиятләр, шигырьләрне кычкырып укыды, үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алды.