ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Аны, әкияткә һәм могҗизага ышанып, озак көтәләр. 4 гыйнвар  көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Гирлянд весёлых хоровод» дип исемләнгән балалар чыршысы үткәрделәр. Программада биюләр, җырлар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән уеннар булды, Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар һәм якты бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар.

Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. 5 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Әкиятләр иленә сәяхәт”дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балалар ике командага бүленделәр. Беренче бирем ”Әкиятнең исемен әйт” дип аталды. Икенче бирем: ”Иң оста әкият сөйләүче”. Өченче бирем : ”Әкият геройларын әйтегез”. Дүртенче бирем: командадан бер кеше әкият сөйли. Ике командада бик әйбәт чыгыш ясады һәм очкалар тигез булды. Викторинада дуслык җиңде.

Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Әкият аша балаларда соклану, кайгырту, кызгану кебек хисләр тәрбияләү, балаларның сөйләмен баету, иҗади фикерләвен үстерү максатыннан 4 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре әкият геройлары костюмнарына “Каникуллар, каникуллар” дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Балалар төрле әкият геройлары  булып киенеп килделәр. Чыршы тирәли әйләнеп уеннар уйнадылар. Җиңүчеләр һәм барлык катнашучылар күчтәнәчләргә ия булды.  

7 гыйнвар көнне «Теләче-Арена» боз сараенда ир-атлар командалары арасында Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты кубогына хоккей буенча ачык турнир булып узды. Барлыгы 8 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урынны "Регион-16" Теләче командасы яулады

2 урын-Шәтке командасы

3 урын-Саба районы командасы

Ярышта барлыгы 7 команда катнашты: Саба,Питрәч (Чыты авылы),Иске Җөри,Алан,Теләченең "Ястребы" һәм "Регион 16", татар эстрадасы артистлары һәм алып баручылар җыелма командасы. Чара җырлар белән үрелеп барды,катнашучылар һәм кунаклар ачык һавада пешкән пылау белән сыйланды.

8 гыйнвар көнне Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон гаиләсе»дигән гаилә командалары арасында республика турниры булып узды. Теләче районыннан турнирда Баландыш авылыннан Заббаровлар гаиләсе катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Җаббаровлар 2 нче урынны яуладылар.

Призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Ярышларда Балтач, Арча, Саба, Лаеш һәм Теләче муниципаль районнары командалары катнашты.

7 нче гыйнвар көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Кыш бабай призына” Яңа ел воланы” исеме астында бадминтон ярышы үтте.Әлеге чарага Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килделәр,балаларга  күнелле уеннар да уйнаттылар.Ярышта җиңүче балалар акчалата приз белән бүләкләнделәр.

6 гыйнвар көнне "Дулкын" йөзү бассейнында 2007-2013 нче елгы малайлар, 2008-2013 нче елгы кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Ярышларда спорт мәктәбенә йөреп, тренерлар Әхтәмов Р.Н. һәм Заһидуллин Б.Х. кулы астында шөгыльләнүче яшь спортсменнар катнашты.

5нче январь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләр өчен "Башваткыч"  уены оештырылды. Катнашучылар үзара зирәклектә көч сынаштылар, һөнәрләрен күрсәттеләр һәм бүләкләр оттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International