Төрле уеннарда уйнап,җырлап,биеп,балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Гасырлар буе телдән –телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау,мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган.Әкиятләрнең теле гади,аңлаешлы. 5 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән“Әкиятләр иленә сәяхәт”дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балалар ике командага бүленделәр. Беренче бирем ”Әкиятнең исемен әйт” дип аталды.Икенче бирем: ”Иң оста әкият сөйләүче”.Өченче бирем : ”Әкият геройларын әйтегез”. Дүртенче бирем: командадан бер кеше әкият сөйли. Ике командада бик әйбәт чыгыш ясады һәм очкалар тигез булды.Викторинада дуслык җиңде.
2 гыйнварда авылдашлар һәм кунаклар өчен "Кышның тылсымлы тартмасы" күңел ачу программасы үткәрелде. Бәйрәм "Яңа ел фейерверкы" флешмобы белән үрелеп барды. Программада биюләр, җырлар, уеннар бар иде. Катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, түгәрәкләрдә биеделәр. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
3 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә шагыйрьгә 75 яшь тулу уңаеннан “Кылган эшем, көчем халкым өчен” дип исемләнгән әдәби портрет тәкъдим ителде. Биредәге җыентыклардан шагыйрьнең тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән танышырга мөмкин иде.
Без М.С.Пляцковскийның "Какая бывает зима", Х.Г. Андерсенның "Снеговик", "Патшаның яңа киеме"; "Ш. Перроның "Көлсылу"; "Камыр батыр"; "Как Бабы-Яги Новый год встречали" - дигән рус һәм татар халык әкиятләрен укыдык.
3 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 65 яшьлек юбилее уңаеннан «Керпе малае дуслар эзли» дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Без эшебездә мондый юнәлешне беренче тапкыр гына кулланмыйбыз инде. Иң элек уенда катнашучылар авторның тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырылды. Ә инде квест - уенның каршылыклы биремнәрен үтәгәч, серле капчыктан тәмле бүләкләр килеп чыкты.
Уенның максаты - үсеп килүче яшь буынга рухи-әхлакый, эстетик, патриотик һәм экологик тәрбия бирү, шулай ук республикабызда яшәүче халыкларның дустанә бәйләнешләрен ныгыту иде.
2 гыйнвар көнне, яңа ел каникуллары көннәрендә, үзенең яшь укучылары өчен Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Кыш Бабайга шигырем» исемле бәйрәм үткәрде. Кыш бабай үзенең тылсымлы капчыгына салып татлы бүләкләрдән тыш кыш, Яңа ел турында табышмаклар, кызыклы хәрәкәтчән уеннар, яңа китаплар һәм башка сюрпризлар да алып килде. Иң актив катнашучыларны татлы бүләкләр көтә иде. Балалар шулай ук Кыш Бабайны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Акция китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү, китапханәдә реклама формаларының берсе булып тора. Яңа ел акциясе: беренче китап укучы булу, бүләк алу, яраткан китапны өйгә алып, кышкы кичтә уку белән хозурлану өчен менә дигән мөмкинлек. 2 гыйнварда китапханә ишекләрен беренчеләрдән булып Э.Хабибрахманова ачты һәм “Иң беренче китап укучы” исеменә лаек булды. Бүләк алып, котлауларны һәм изге теләкләрне тыңлаганнан соң, ул яраткан китапларын сайлап алды. Ә нәни китап укучылар арасыннан иң беренче китап укучылар булып И.Гарипова, М.Хадиуллин, М.Хабибрахмановалар танылды. Китапханә укучыларга шатлыклы хис-кичерешләр һәм иң яхшы китаплар белән күңелле вакыт бүләк итә. Китапханәбездә барлык китап укучыларны да көтеп калабыз!
31 декабрь көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә "Аклык булып җанга иңә Яңа ел шатлыклары " дип исемләнгән бал-маскарад үткәрде. Бәйрәм төрле күңелле уеннар, конкурслар, биюләр, җырлар, кызыклы тамашалар белән үрелеп барды. Конкурсларда катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды.
2 нче гыйнвар көнне Татарстан радиосы мөхәррире, шагыйрә, язучы, гаять үзенчәлекле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Дания Заһретдин кызы Гайнетдинованың туган көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнде. Мәдәният хезмәткәрләре аның китапларын укучыларга тәкъдим иттеләр.