Акция китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү, китапханәдә реклама формаларының берсе булып тора. Яңа ел акциясе: беренче китап укучы булу, бүләк алу, яраткан китапны өйгә алып, кышкы кичтә уку белән хозурлану өчен менә дигән мөмкинлек. 2 гыйнварда китапханә ишекләрен беренчеләрдән булып Э.Хабибрахманова ачты һәм “Иң беренче китап укучы” исеменә лаек булды. Бүләк алып, котлауларны һәм изге теләкләрне тыңлаганнан соң, ул яраткан китапларын сайлап алды. Ә нәни китап укучылар арасыннан иң беренче китап укучылар булып И.Гарипова, М.Хадиуллин, М.Хабибрахмановалар танылды. Китапханә укучыларга шатлыклы хис-кичерешләр һәм иң яхшы китаплар белән күңелле вакыт бүләк итә. Китапханәбездә барлык китап укучыларны да көтеп калабыз!