Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. 5 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Әкиятләр иленә сәяхәт”дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балалар ике командага бүленделәр. Беренче бирем ”Әкиятнең исемен әйт” дип аталды. Икенче бирем: ”Иң оста әкият сөйләүче”. Өченче бирем : ”Әкият геройларын әйтегез”. Дүртенче бирем: командадан бер кеше әкият сөйли. Ике командада бик әйбәт чыгыш ясады һәм очкалар тигез булды. Викторинада дуслык җиңде.