Сауш авылы китапханәсендә авыл яшьләре катнашында “Коррупциягә юк” темасына әңгәмә үткәрелде.
Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Коррупциягә :“Юк!” дип әйтик” дип исемләнгән диспут үткәрде. Бу чара яшьләрдә коррупциягә карата тискәре караш уяту, аларның игътибарын әлеге начар күренешкә каршы көрәш ысулларына җәлеп итеп, намуслылык һәм гаделлек сыйфатлары тәрбияләү, шул рәвешле законнарны хөрмәт итәргә өйрәтүгә юнәлтелде. Без яшьләрнең коррупциягә карата битараф калмауларына, бу проблеманы хәл итү буенча үз фикерләрен белдерүләренә өметләнәбез. Чара барышында «Коррупция кешене түбән төшерә» дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Түбән Саурыш башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Борханетдинова Р.З. белән берлектә коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан класс сәгате үткәрделәр. Яшь буында коррупциягә каршы көрәштә гражданлык позициясе, коррупция төшенчәсен аңлату, илебездә аңа каршы алып барылган көрәш чаралары белән таныштыру максатыннан үткәрелгән класс сәгатендә укучылар рәсем ясадылар.
Акыллы тәрбия бирүдә һәм интеллектны үстерүдә, математика зур роль уйный. Анда балаларның фикерләвен үстерү өчен зур мөмкинлекләр булдырылган. Традицион үсеп килүче уеннар һәм заманча технологияләр балаларга математиканы яратырга ярдәм итә. Менә бүген дә безнең Шәдке балалар бакчасы балалары бик теләп математик фигуралар белән төрле картиналар ясап уйнадылар.
Шәдке балалар бакчасы балалары белән, тәрбияче Касимова Г.С. "Балаларга коррупция турында"дигән темага әңгәмә үткәрде. Тәрбияче әкият мисалында балаларны коррупция белән таныштырды, аннан соң тәрбияче балаларга бу тема буенча сораулар бирде. Балалар дөрес җавап бирделәр. Әңгәмә ахырында тәрбияче балаларга: "Балачактан кешеләр гадел, намуслы, тәртипле, законлы, шәфкатьле, гадел булырга тиеш", - диде. Бу-үз-үзеңне тоту нормалары һәм кагыйдәләре. Берәү бу кагыйдәләрне (законнарны) бозса, ул кешеләрне махсус органнар җәзалый. Ул балаларга гадел булырга, законнарны бозмаска һәм коррупциягә каршы булырга кирәклеген аңлатты.
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч мәктәп белән берлектә “Җилкәннәр җилдә сынала ” исеме астында укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Укучылар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка яраклашып яшәүләре турында белделәр. Алар кыенлыкларга бирешмичә, көрәшеп уңышларга ирешәләр. Укучыларга Фэнис Яруллиннын «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәренә кыскача күзәтү үткәрелде.
Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре һәм социаль хезмәттән файдаланучылары бик теләп бармаклар өчен гимнастика белән шөгыльләнәләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. «Ата-аналар белән бергә» технологиясе буенча социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрде. Технология балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен коррекцияләүгә юнәлтелгән, чираттагы дәрес блогы ата-аналарга шәхси консультацияләр бирү рәвешендә уза. Дәрес бик җылы, ышанычлы шартларда узды, ата-анадан кире элемтә булды. Яңа күнегүләр башкару һәм өй эше әти-әни тарафыннан тулы күләмдә башкарылды.
Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россиянең истәлекле датасына багышланган «Ватан Геройлары көне» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында Россия Геройлары, безнең авылның каһарманы, кайвакыт үз тормышыбыз бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды. Бу кешеләрнең исемнәрен һәркем белергә, аларның батырлыгы турында истә тотарга бурычлы! Балалар зур кызыксыну электрон презентация карадылар. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.
27 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тышутырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды.