Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре һәм социаль хезмәттән файдаланучылары бик теләп бармаклар өчен гимнастика белән шөгыльләнәләр. "Бармаклар өчен гимнастика" - кул бармакларының хәрәкәтчәнлеген саклап калу һәм яхшырту өчен әйбәт чара. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән вак моториканы үстерә торган төрле күнегүләр ясыйлар. Эш барышында кул астындагы чаралар: карандаш, ярма яки ком кулланалар. Шулай ук пластилиннан әвәләү, рәсем ясау, йомшак силикон туплар ярдәмендә кулларга массаж ясау кебек шөгыльләр дә даими кулланыла. Мондый төр шөгыльләнүләр нәтиҗәсендә өлкән кешеләрнең фикерләү сәләте арта, игътибарлылык, хәтер, сөйләм яхшыра, катнашучыларның кәефләре, гомуми хәлләре яхшы якка үзгәрә.