Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

27 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тышутырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган төп мәсьәләлә:

“Теләче муниципаль район Советының “2021 нче елга һәм 2022, 2023 нче еллар план чорына Теләче муниципаль районы бюджеты турында” 2020 нче елның 11 нче декабрендәге 24 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” .

 

Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе И.Т. Һадиевлар чыгыш ясадылар.  

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International