Алан авылы китапханәсендә балалар театры атналыгы кысаларында «Тылсымлы театр дөньясы” дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрелде. “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар электрон презентациядән һәм китапханәче сөйләвеннән театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын белделәр. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар,”Куян кызы”әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар.
Баландыш авыл китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "Без тормышны сайлыйбыз" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Яшьләр белән корылган әңгәмәдә бу чир турында кыскача мәгьлүмат бирелде.
2021 нче елның 17 нче декабрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Декабрь аенда балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы яңа ел уенчыгына, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшләнмә һәм Кыш бабайга «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим»дигән видеоязма буенча район конкурсы узды.
18 декабрь көнне "Саба-Арена" спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 нче зона туры узды. Ярышларда Теләче муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Тимербаев Раил 1 урын, Мөбәрәкшина Чулпан 1 урын, Мөхәммәтшина Рәзилә 2 урын, Хәйретдинов Ибраһим 2 урын алды. Призлы урыннарны алган катнашучылар финал турында катнашачаклар, алар 25-26 декабрьдә Казан шәһәрендә узачак.
Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина “Конферанс” номинациясендә 3 нче урынга лаек булып Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Тюлачинский районы командасы конкурста хөрмәт белән чыгыш ясады һәм мактаулы 2 урынны алды.
2021 елның 15 декабрь көнендә Олы Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтҗанова Хатирә Хәким кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хатирә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргәть Җамалетдинов Хатирә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
14 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен татар язучысы Нур Әхмәдиевның «Минем туган көнем» исемле хикәясе буенча әңгәмә үткәрелде.
Әлеге әңгәмә түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән иде: гражданлык һәм патриотизм, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; сөйләмне үстерү һәм татар әдәби телендә ирекле аралаша белү.
Балаларга биредә тормыш һәм кешелек кыйммәтләре, игелек һәм хакыйкать, гаилә кыйммәте, хезмәт һәм иҗат кебек әхлакый кыйммәтләр турында сөйләнде.
Россия Федерациясе Конституциясе көненә карата 14 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Конституция - илнең төп законы” исемле күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең иң югары хокукый норматив акты кабул ителгән көн.