«Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим»

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

    Декабрь аенда балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы яңа ел уенчыгына, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшләнмә һәм Кыш бабайга «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим»дигән видеоязма буенча район конкурсы узды.

    Жюри районның 26 белем бирү учреждениесеннән 300гә якын эш карады. «Кыш Бабайга видеоязма», «Чыршы бизәү әйберләре», «Яңа ел бүләге»номинацияләре буенча конкурска йомгак ясалды.

    Теләченең 1нче, 2нче, 3нче, шулай ук Олы Нырсы, Ленин, Шәдке, Олы Мишә, Иске Җөри, Үзәк, Олы Мәтәскә балалар бакчалары, Баландыш, Теләче, Олы Нырсы, Иске Җөри, Шәтке, Сауш, Үзәк мәктәпләре укучылары җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International