"Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк” дигән акция кысаларында Баландыш авыл китапханәчесе Халыкара инвалидлар көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле авылдашыбыз Рәмис Гариповның өенә барып хәлләрен белеп кайтты. Аңа күчтәнәч-пакетлар һәм вакытлы матбугат бүләк итте.
Спортны бала чактан үз итеп яшиләр. Олы Нырсы авылы мәдәният йортында яшьләр арасында теннис ярышы булып узды.
Сауш авылы китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан фелдьшер Якупова Х.М. катнашында авыл яшьләре белән “Без СПИДка каршы” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучылары делегациясе, профессор Гарифуллин Васил Заһит улының 60 яшьлек юбилеена багышланган, "Уку-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларын куллану" IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хасаншина З. Р. 1 урынны яуладылар, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Район мәдәният йортында өлкән сыйныф укучыларының һөнәри ориентациясенә багышланган чара булып узды.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның кул эшләреннән "Күңел җылысын биреп" дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә оештырылды. Бу күргәзмәдә аларның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Китапханәгә килгән һәр кеше алар иҗат иткән сувенирларны һәм кул эшләрен сатып ала алачак.
Инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларыбыз белән “Бер җылы сүз җитә йөрәккә...” исемле очрашу булды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларыбызны яңа китаплар белән таныштырды, күчтәнәч-пакетлар тапшырды.
Ярышларда Олы Нырсы, Шәтке, Алан, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Теләче мәктәбе командалары үз – ара көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче урта мәктәбе командасы 1 урынга лаек булды! Теләче мәктәбе данын укучыларыбыз, Сармат Хәкимов, Антон Емельянов, Кәримә Губаева, Азиза Глумова яклады. Команданы ярышка Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия бирү укытучысы Рәфил Рифат улы Хәкимов әзерләде. Котлыйбыз! Афәрин!
Татар халкы күбесенчә, кыен, авыр эшләрне бергә, күмәкләп башкарырга күнеккән. Өмәгә күршеләрне, кардәшләрне, дусларны чакыралар. Бергә өй коралар, печән җыялар, каз йолкыйлар. Мондый күркәм матур йолалар бүгенге көндә безнең авылда да сакланып калган. 1 декабрь көнне Караширмә авылы клубы каршында эшләп килүче берләшмә кызлары, егетләре авылыбызның үрнәк гаиләләренең берсендә Нәкыя апаларда "Каз өмә"сендә катнашты. Каз өмәсе уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барды. Чишмәдән каз юып кайтуга, хуҗабикә өмәдә катнашучыларны каз коймагы белән сыйлады. Киләчәктә дә бу күркәм йолалар сакланып калса иде дигән теләктә калабыз.
Шармыш авыл китапханәсендә "Наркотикларга юк" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә укучыларга СПИД турында мәгълүмат бирде. Очрашу вакытында алар ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнлеге, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, ВИЧ-инфекция юллары һәм инфекция мөмкинлеге, профилактик чаралар турында сөйләштеләр. Китапханәче ВИЧ-инфекция проблемасы бүгенге көндә һәркемгә кагыла дигән фикерне җиткерергә тырышты. Очрашуда катнашучыларның барысы да кызыл тасмалар белән бүләкләнде, бу кешеләрнең СПИД проблемасының мөһимлеген аңлавын символлаштырды. Укучыларга "СПИД - тормышка куркыныч" дигән буклетлар тәкъдим ителде, аларда үлемгә китерүче вирус, аның симптомнары, таралу һәм профилактикалау турында мөһим мәгълүмат бар.