Кызганычка каршы, тормышта шулай килеп чыга ки, җәмгыятьнең сәламәт кешеләр белән беррәттән һәр илдә балачактан яисә авырып, җәрәхәтләр алганнан соң инвалид булып калганнар да бар. Алар ярдәм кулы сузу - җәмгыятебезнең беренчел бурычларыннан берсе.
Инвалидлар декадасы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерның өйләренә бардылар.
Бу көнне алар авылдашлары Чернова Наталья Федоровна янында булдылар.
“Куңел җылысын биреп” дигән акция кысаларында Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле инвалид авылдашлары белән очрашуга бардылар. Хәлләрен белешеп, китапханәгә кайтучы китаплар, газета-журналлар белән таныштырдылар һәм күчтәнәч-пакет тапшырдылар.
Бу чарада балалар бик теләп төрле җырлардан көйләрне танырга тырыштылар, биеделәр һәм вакытны күңелле һәм тату үткәрделәр.
Теләче балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Изгелек изгелеккә тарта» дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу көнне безгә кунак булып, китапханәгә еш йөрүче Дергунов Тимур килде. Ул өйдә уку өчен Джанни Родариның «Чипполино маҗаралары» әсәрен сайлап алды. Күптән түгел, инвалидлар декадасы кысаларында, без үзебез дә Тимурның өенә барып, яңа китаплар белән дә таныштырып кайттык.
Инвалидлар декадасы уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова М. тәрбиягә алып үстерүче балалар янында кунакта булды. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларны сөендереп китаплар, күчтәнәчләр алып барды.
Баландыш төп мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларын «Эзтабарлар» сафына кабул итү тантанасы булды. Сәяхәт рәвешендә узган бу бәйрәмдә укучыларның белемнәре тикшерелде. Укучылар эзтабарларның символикасы, законнары һәм традицияләре белән таныштылар һәм тантаналы ант бирделәр. Эзтабарларга галстуклар бәйләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Айдар авыл китапханәсеннән Ф.Фаляхова Фәрит Яхинның 60 яшьлек юбилеена багышлап Сарман үзәк китапханәсе оештырган “Фәрит Яхинны укыйбыз” дип исемләнгән онлайн бәйгедә катнашты. Ул язучының “Тормыш бәясе” хикәясеннән видеоязма җибәреп, “Проза” номинациясендә 3 урынга лаек булды.
Конструкцияләү – төзелеш җыелмаларыннан төрле корылмалар булдыруга, эшләнмәләр, уенчыклар, уеннар өчен атрибутлар, кәгазьдән, катыргыдан, бруск материалларыннан төрле корылмалар эшләүгә юнәлтелгән сынлы сәнгать эшчәнлегенең бер төре.Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да конструкцияләү шөгылен бик яратып башкаралар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе “Поделись улыбкой» акциясендә катнашты. 75 яшьтән узган актив укучыларының өйләрендә булып кызыксындырган әдәбият белән таныштырды. Пенсионерларның күбесе дини китаплар белән кызыксынды. Алар көндәлек тормыш темаларына сөйләшүдән канәгать калдылар.
Олы Мишә аваыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә, үзенең бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, 1 төркем инвалид Каримов Гаптрәүф абыйны 80 яшьлек юбилее белән котлау оештырды. Инвалидлар декадасы уңаеннан бу чара “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” исеме астында үткәрелде.