«Изгелек изгелеккә тарта»

2021 елның 24 декабре, җомга

Теләче балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Изгелек изгелеккә тарта» дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу көнне безгә кунак булып, китапханәгә еш йөрүче Дергунов Тимур килде. Ул өйдә уку өчен Джанни Родариның «Чипполино маҗаралары» әсәрен сайлап алды. Күптән түгел, инвалидлар декадасы кысаларында, без үзебез дә Тимурның өенә барып, яңа китаплар белән дә таныштырып кайттык.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләгәндә китапханәләр алдында билгеле бер максатлар тора: китапханәдән барлык кулланучыларга да бертигез файдалану мөмкинлекләрен тәэмин итү; төрле мәгълүмат төрләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру; барлык белем бирү тармаклары буенча китап укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International