Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр безнең белән янәшә яши, кайвакыт аларның рухи көче физик кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен үрнәк булып тора.

2021 елның 24 декабре, җомга

Кызганычка каршы, тормышта шулай килеп чыга ки, җәмгыятьнең сәламәт кешеләр белән беррәттән һәр илдә балачактан яисә авырып, җәрәхәтләр алганнан соң инвалид булып калганнар да бар. Алар ярдәм кулы сузу - җәмгыятебезнең беренчел бурычларыннан берсе.

Инвалидлар декадасы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерның өйләренә бардылар.

Бу көнне алар авылдашлары Чернова Наталья Федоровна янында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International