Район мәдәният йортында өлкән сыйныф укучыларының һөнәри ориентациясенә багышланган чара булып узды.
Лингвистика һәм мәдәниятара коммуникацияләр факультеты деканы Вәлиева Роза Зәкәри кызы һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Хәйруллина Анастасия Александровна һәм аларның студентлары балалар белән бик җанлы әңгәмә үткәрделәр. Университет эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр. Чара ахырында аудитория белән кечкенә генә квиз үткәрделәр һәм иң актив балаларга истәлекле бүләкләр өләштеләр.