Милли мәдәнияттә бик күп күңелле бәйрәмнәр, кызыклы йолалар.

2021 елның 24 декабре, җомга

Татар халкы күбесенчә, кыен, авыр эшләрне  бергә, күмәкләп башкарырга күнеккән. Өмәгә күршеләрне, кардәшләрне, дусларны чакыралар. Бергә өй коралар, печән җыялар, каз йолкыйлар. Мондый күркәм матур йолалар бүгенге көндә безнең авылда да сакланып калган. 1 декабрь көнне Караширмә авылы клубы каршында эшләп килүче берләшмә кызлары, егетләре авылыбызның үрнәк гаиләләренең берсендә Нәкыя апаларда  "Каз өмә"сендә катнашты. Каз өмәсе уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барды. Чишмәдән каз юып кайтуга, хуҗабикә өмәдә катнашучыларны каз коймагы белән сыйлады. Киләчәктә дә бу күркәм йолалар сакланып калса иде дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International