ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге вакыйга кысаларында, 18 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе "Тынычлык булсын килер көннәрдә!"  дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар.  Чара "Тынычлык синең өчен нәрсә ул?" дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча,  балалардан  “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Алан авылы китапханәсендә балаларда  кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан “Укыдым һәм уңышка ирештем” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның йөрәк җылысын салып язган әсәрләренә нигезләнеп алып барылды, алар буенча фикер алышу оештырылды.

Чынлап та, нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Олы Мәтәскә  авылы. Тылсымлы – сихри табигате, урман-кырлары, таулары-болыннары.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авылым болыннары” дип исемләнгән фото-бәйге үткәрделәр.

    30 август көнне Ачы авыл мәдәният йорты мөдире «Минем Республикам» акциясе үткәрде.

 Акция патриотик мәгънәгә ия  һәм Татарстан халыкларының бердәмлеген, илебез , республикабыз өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уята

  Авылдашларын бәйрәм белән котлап  тасмалар таратылды: яшел төс – өмет символы, кызыл төс-көч, көч, куәт, зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе гәүдәләндерә; ак полоса  Татарстан халкының чисталыгын, тынычлык сөючән кәефен һәм татулыкка омтылышын гәүдәләндерә.

31 августа работники культуры района передали нормативы  Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» (ГТО).

Туган тел-ул халык холкы, аның хәтере, тарихы, рухи көче. Анда халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, тәҗрибәсе чагыла. Тел халыкның кабатланмаслыгын, аның мәдәниятен саклап калуын тәэмин итә. 

  27 август көнне Ачы мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Балачак дөньясы"дип исемләнгән балалар концерты булып узды. Чарада авыл мәдәният йорты үзешчәннәре һәм активистлар катнашты.

27 август көнне  Сауш авылы китапханәчесе даими китап укучы балалар өчен “Балачак, күңелләрдә мәңге калачак” дигән тема белән ял кичәсе оештырды. Катнашучылар өчен төрле күңелле уеннар үткәрелеп, шигырьләр сөйләнелде, җырлар башкарылды.

Халкыбызның милли хәзинәсен саклау, аны башкаларга да җиткерү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Татар халык иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрне  дәвам иттеләр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Чара ахырында “Татар халык авыз иҗаты” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә "“Унбер егетебез, Җир шарының тынычлыгын яклар өчен, башларын гильотинага салды” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Укучыларга М.Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында сөйләнде.  Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды.

28 август көнне мәдәният йорты каршындагы ял паркында үткәрелгән  бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган “Татарстан-уртак йортыбыз”, районыбыз оешуга 30 ел тулу уңаеннан “Моң бишегем-Теләчем” исемле бай китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр. Әдәби мәйданда әкият геройлары катнашында викториналар, рәсем ясау конкурслары оештырылды. Бәйрәмебез кунакларына “Эх, тәмле чәй-күңелдә җәй!”-дигән шифалы үлән чәйләре тәкъдим иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International