ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына Олимпия уеннары турында сораулар бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 16 августындагы 1347 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында»2019 елның 7 декабрендәге 1608 номерлы карарына кертелә торган үзгәрешләр расланды. Безнең илдә халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Халык санын алу-билгеле бер территориядә: дәүләттә, төбәктә яки торак пунктта барлык кешеләрне исәпкә алу. Һәр кеше исәпкә алу кәгазенең 33 соравына җавап бирәчәк. Алар ике зур блокка бүленгән : халык санын алуда катнашучының үзе турында һәм аның йорт хуҗалыгы турында 23 мәсьәлә, һәм торак шартлары турында 10 мәсьәлә.. Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте – Росстат оештыра һәм координацияли. Әмма халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә күп кенә ведомстволар , институтлар һәм хезмәтләр җәлеп ителгән.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, мөрәҗәгать итеп, маркировкаланмаган товарлар сату фактлары турында язмача хәбәр итүне сорый:

- түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан ш., Зур Кызыл ур., 30;

- рәсми сайттагы " гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү» бүлеге аша –

www.16.rospotrebnadzor.ru http://rpn.tatar.ru/;

-    электрон адресы буенча:org@16.rospotrebnadzor.ru.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Баландыш төп мәктәбендә укучылар үзидарәсе утырышы үткәрелде.  Укучылар үзидарәсе балаларга үз эшчәнлекләрен планлаштырырга, нәтиҗәләр ясарга, аларга кызык булган чаралар оештырырга, мәктәп тормышындагы мөһим сорауларны чишүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу – үзеңнең уникаль шәхес икәнеңне күрсәтергә, аралашу тәҗрибәсе тупларга да зур мөмкинлек. Үзидарә һәр балага үзен төрле яктан күрсәтергә, ачарга мөмкинлек бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр, кечкенәләр белән аралашу осталыкларын үстерә. Шулай итеп, укучылар үзидарәсе баланы үзгәреп торучы тормышка җайлашырга өйрәтә, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияли.

21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне булу уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без тынычлык яклы” исемле флешмоб үткәрделәр.

21 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экология” милли проектына нигезләнгән “Яшел Россия” дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашып, территорияләренә агачлар утырттылар.

Шул уңайдан 21нче сентябрь көнне Баландыш авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген җыештырдылар.

Баландыш авыл китапханәсе «У войны не женское лицо» социаль-гуманитар проекты кысаларында "Сугыш урлаган балачак” исеме астында сугыш чоры баласы Мухаметшина Рәшидә Зиннәтулла кызы белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдәшебез үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Очрашу барлык тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына ихтирам буларак дәвам итәчәк.

Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә "Дөнья - тынычлык!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларга  җиребезнең барлык халыкларына дус һәм тату яшәү, бер-беребезнең милләтен, гореф-гадәтен  хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Катнашучыларны "шәхси куркынычсызлык", "терроризм", "хокук бозу" төшенчәләре белән таныштырдылар. Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору өчен кирәкле чаралар турында фикер алышынды. Беслан фаҗигасен, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә булган террорчылык актларын искә төшерделәр. Чара ахырында балалар  һәрвакыт дуслык һәм татулык булсын дигән теләктә калды.

Субаш авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Теләче районының 30 еллыгына багышланган "Татарстан һәм туган як белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль танып-белү викторинасы үткәрделәр. Биремнәр балаларга бик кызыклы һәм катлаулы булды. Сораулар берничә юнәлештән торды: "Татарстан тарихы", "География", "Сәнгать", "Әдәбият" һәм "Милли традицияләр". Барлык катнашучылар да чарада зур активлык күрсәтеп, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International