ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тарихи вакыйгалар бер-берсе белән алмашына, әмма алар арасында һәрвакыт истә тотарга кирәклеләр дә бар.  Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Көн узган горур эзләр” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Сәяси репрессияләр - илебез елъязмасының иң фаҗигале сәхифәләреннән берсе. Һәр кешенең биографиясенең кыска юллары артында авыр язмыш, аның гаиләсенең кайгысы һәм күз яшьләре, чынга ашмаслык хыяллары һәм өметләре.

Иртәнге салкыннар, агачларның матур төсләр белән бизәлеше, салмак җилдә яфракларның җиргә төшүе-үзе бер сихри могҗизага тиң. Югары Мәтәскә авыл клубында "Көзге урманга сәяхәт" дип аталган чара үтте. Мэктэп укучылары табигатькә чыгып ял иттелэр. Көзге урман балаларга бик ошады. Экскурсиядән  балалар бик күп тәэсирләр һәм файдалы мәгьлүматлар алып өйләренә таралыштылар.

Язучының Ватан һәм дөнья әдәбиятына керткән күренекле өлешен исәпкә алып, Россия Федерациясе Президенты В.Путин «Ф. М. Достоевскийның 200 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды.  Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә “Федор Михайлович Достоевский - бөек язучы, рус  әдәбияты классигы” дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырдылар.  Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, китаплары белән таныштырды. “Достоевский бүген – дөньяда рус авторларының иң күп цитаталы һәм тәрҗемәчеләреннән берсе. Аның сәнгать мирасы әдәбият белгечләре тарафыннан анализлана, заманча мәктәп укучылары һәм студентлар тарафыннан өйрәнелә, язучының әсәрләре буенча спектакльләр куялар, кинофильмнар төшерәләр” - дип тәмамлады ул сүзен. 

Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән иҗат фестивале үткәрелде.Фестиваль кысаларында районыбыз, авылыбыз тарихын яктыртучы китап күргәзмәләре, кул эшләре күргәзмәләре һәм концерт оештырылды.

Шул уңайдан Максабаш мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының яшәү рәвеше, теле, милли бәйрәмнәре белән таныштылар.

Чөнки спорт ул - яшәү чыганагы. Тик яшь буында аңа карата мәхәббәт уяту һәм җәлеп итү зур көч таләп итә. Шуңа күрә, Баландыш авылы мәдәният йортында оешмаларга йөрүче балалар өчен "Сәламәт булыйм дисәң" исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә сәламәтлек, балаларның яраткан спорт төрләре турында фикер алышу булды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре укучыларга Татарстаннан чыккан данлыклы спортчылар турында сөйләделәр.

Шәтке урта мәктәбендә  ана теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы җитәкчелегендә “Күңелле сәхнә” театр түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар ярдәмендә күп кенә чаралар үтә, алар төрле конкурсларда да актив катнашып уңышлар яулап киләләр.  Шундый конкурсларның берсе Шәүкәт Биктимеров исемендәге IX Республика балалар театр иҗаты конкурсы. Анда безнең мәктәп “Галиябану” спектакленнән өзек әзерләп җибәрде.

"Үзенең үткәнен белмәгән кешенен киләчәккә хокукы юк".

Теләче балалар китапханәсендә «Я открываю Достоевского» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, әдипнең китапханә фондында булган әсәрләренә күзәтү оештырылды.

Үзәк авыл китапханәчесе Хаҗипова Флера Әнвәр кызы 2 сыйныф укучылары белән "Әкиятләр дөнья буйлап йөри"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Яшь укучыларыбыз анда күптәнге танышларын – Дюймовочканы, Көлсылуны очраттылар. Балалар нинди әкиятләрдән  җыр һәм видеоөзекләрне танып белделәр, әкияти арифметик мәсьәләләр чиштеләр, татар халык әкиятләрен укыдылар.Чара балаларга үзләре укыган әкиятләрне искә алырга һәм тылсымлы әкияти атмосферага чумарга ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International