“Күңелле сәхнә”

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Шәтке урта мәктәбендә  ана теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы җитәкчелегендә “Күңелле сәхнә” театр түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар ярдәмендә күп кенә чаралар үтә, алар төрле конкурсларда да актив катнашып уңышлар яулап киләләр.  Шундый конкурсларның берсе Шәүкәт Биктимеров исемендәге IX Республика балалар театр иҗаты конкурсы. Анда безнең мәктәп “Галиябану” спектакленнән өзек әзерләп җибәрде. Ул Республика турына үтте. Шулай итеп “Күңелле сәхнә” театр төркеме, коллектив җитәкчесе Р.Х.Габделхаева, педагог-организатор Л.А.Давлетшина җитәкчелендә, Саба районында әлеге конкурсның Республика этабында катнашып 3нче урын алып кайтты. Алар өчен жюри составы, Г.Камал театрының Илдар Хәйруллин, Венера Шакирова кебек күренекле  артистлары белән очрашу, алар кулыннан бүләк алу да зур мәртәбә булды. Укучыларыбыз әлеге конкурстан бик канәгать булып, тагын да зур үрләр яуларга дәртләнеп кайттылар. Уңышлар аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International