Яшь армиячеләр арасында хәрби-тарихи олимпиада

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Яшь армиячеләр арасында Россия Хәрби тарихын белүгә Республика хәрби-тарихи олимпиадасын үткәрү турында" 26.08.21 ел, №под-1103/21 боерыгы нигезендә, муниципаль этаплар һәм финал - республика Яшь армия олимпиадасы үткәрелде.
Олимпиаданың максаты-хәрби тарих өлкәсендә белемнәрне, осталыкларын һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтү, хәрби-тарихи культураны формалаштыру, хәрби-патриотик тәрбия системасын камилләштерү.
Шәтке мәктәбе укучысы Закирова Чулпан Рушан кызы, муниципаль этапта 1 нче урынны алган, Яшь армиячеләр арасында республика күләмендә Россиянең Хәрби тарихын белү буенча хәрби-тарихи олимпиада лауреаты булды. Котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International