Мәктәп китапханәләре фондын укыту, фәнни-популяр, матур әдәбият белән тулыландыру максатыннан, июль аеннан октябрь аена кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе үткәрелде. Конкурста районның барлык гомуми белем бирү оешмалары катнашты.
17 ноябрь көнне Бөтенроссия экологик диктант үткәрелде. Баландыш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары экологик диктантта актив катнаштылар.
16 ноябрь көнне Теләче район мәдәният йорты сәхнәсендә РФ ның атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамбле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган программа белән чыгыш ясады. Легенда булган бу ансамбльнең һәр чыгышын тамаша кылучылар көчле алкышларга күмделәр. Җыр-бию, проза әсәрләр белән үрелеп барылды. Концерт аягүрә торып алкышлаган тамашачы белән берлектә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә “Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә аның төрле елларда иҗат ителгән китаплары урын алды. Шулар ярдәмендә китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алачак.
Чара балалар язучысы, иллюстратор, талантлы рәссам Евгений Иванович Чарушинның 120 еллыгына багышланган иде. Балалар язучының биографиясеннән табигатькә, хайваннар дөньясына булган мәхәббәте турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр, әдәби уеннар уйнадылар, хикәяләр укыдылар.
Ноябрь аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар арасында пожарга каршы профилактика максатында “Иң әйбәт рәсем яки кисеп ябыштыру” исеме астында конкурс булып үтте. Конкурс 3 төрдә, “Мин үзем”, “Мин һәм минем семья” номинациялэрендә үткәрелде. Конкурста барлык балалар бакчасыннан 119 эш тәкъдим ителде. Конкурска нәтиҗә комиссия тарафыннан 17 нче ноябрь көнне ясалды. Призлы урыннарны Теләченең №1, №2, №3, Сауш, Алан, Иске Җөри, Үзәк, Лесной, Олы Нырсы, Олы Кибәхужа, Шәдке, балалар бакчалары һәм Югары Кибәхуҗа, Баландыш мәктәпләренең мәктәпкәчә төркем балалары алды.
13 ноябрьдә Шармыш авыл китапханәсендә "Почемучки" клубы балалары өчен "Китап геройлары" әдәби һәм уен программасы үткәрелде. Китапханәче балаларның игътибарын "Минем хайваннар турында яраткан китапларым" күргәзмәсенә юнәлтте, анда К.Ушинский, Э.Чарушин, В.Бианки, Б. Житков, М.Пришвин һәм башка язучыларның китаплары тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе Граждан кодексының 23 статьясындагы 1 пункты нигезендә граждан, индивидуаль эшкуар буларак дәүләт теркәвенә алынганнан соң, юридик зат оештырмыйча гына, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә хокуклы.
Бу чара мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте. Балаларны борынгы көнкүреш әйберләр белән таныштыру, аларның кулланышлары турында әңгәмә алып бару, элеккеге бизәнү әйберләрен, чиккән әйберләрне күрсәтү булды . Укучылар бик игътибар белән тыңладылар, кызыксынып сораулар бирделәр.
Тарихи вакыйгалар бер-берсе белән алмашына, әмма алар арасында һәрвакыт истә тотарга кирәклеләр дә бар. Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Көн узган горур эзләр” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Сәяси репрессияләр - илебез елъязмасының иң фаҗигале сәхифәләреннән берсе. Һәр кешенең биографиясенең кыска юллары артында авыр язмыш, аның гаиләсенең кайгысы һәм күз яшьләре, чынга ашмаслык хыяллары һәм өметләре.