Мәктәп китапханәләре фондын укыту, фәнни-популяр, матур әдәбият белән тулыландыру максатыннан, июль аеннан октябрь аена кадәр «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе үткәрелде. Конкурста районның барлык гомуми белем бирү оешмалары катнашты.
«Иң яхшы мәктәп – бүләкче» номинациясендә Баландыш төп мәктәбе (китапханәчесе Мөбәрәкшина Ф.Г.) җиңүче, призерлар – Олы Мишә урта мәктәбе (китапханәчесе Сафина а. З.); «Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы (китапханәче Әгълемҗанова М. Д.).
«Иң яхшы сыйныф – бүләк итүче» номинациясендә Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (китапханәче Габдрахманова З.К., сыйныф җитәкчесе Рәхмәтуллина Н.В.) җиңү яулады.
Республика этабында безнең район 1 урынны яулады.