Бүген, 24 ноябрь көнне, Баландыш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
24 ноябрьдә Шармыш авылы китапханәчесе өлкән укучыларының өйләренә барып "Тәрәз төбендә могҗиза" дип исемләнгән әңгәмә корды. Сөйләшү барышында алар алоэ, каланхоэ, яран кебек гөлләр турында, алар белән дәвалану үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Китапханәдә әлеге темага багышланган күргәзмә куелды.
2021 елның 23 ноябрь көнендә Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Тамара Петровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге сәркатибе Лариса Шилякина җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.2021 елдан 03.12.20021 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра
22-23 ноябрьдә Казан шәһәрендә ир-атлар командалары арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Әмма елның бер көнендә – 18 ноябрь көнне , котлауларны Кыш бабай үзе кабул итә.Шул уңайдан,
21 ноябрь көнне Ачы мәдәният йортында директор Солтанова Лилия Ильяс кызы һәм китапханәче Тихонова Вера Михайловна "Кыш бабайга открытка" дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр. Вера Михайловна балаларга Кыш бабайның кайда яшәве, кемнәр Яңа елга теләгән бүләк турында хат алып килергә мөмкин булуы турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп Кыш бабай өчен открыткалар ясадылар. Шигырьләр укыдылар, кыш турында табышмаклар чиштеләр.
19 ноябрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик тәрбия һәм традицион кыйммәтләрне формалаштыру» темасына район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.
23 августтан 29 октябрьгә кадәр «Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2021» республика конкурсы үткәрелде. Теләче урта мәктәбе китапханәсе “Китапханә – дус һәм партнер” номинациясендә абсолют җиңү яулады! Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломы белән бүләкләнә. Китапханәне әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз!
17 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсенең оешуына 25 ел тулу уңаеннан “Гомер башым синдә – Теләче” исемле очрашу булып узды. Берләшмәнең оешуына күз салсак, ул 1996 елның 1 ноябреннән үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Аның оештыручылары Татарстанның атказанган укытучылары Тәнзилә Шәрәфиева, Равил Гәләвиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ризидә Дәүлиева, Теләче редакциясе хезмәткәре Фәнил Нигъмәтҗановлар тора. Бүгенге очращуда Сиринә Гәтиятова, Дамирә Миннебаева, Газинур Әхмәтҗанов, Гөлсинә Кыямова, Суфия Хәсәншина, Айгөл Имамиева, Хаҗинур Нигъмәтҗанов, Язилә Хәйретдинова, Рузалия Газизовалар катнашты. Очрашуда 25 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, видеопрезентация ярдәмендә хатирәләр яңартылды. Берсеннән-берсе талантлы иҗат әһелләре үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашты.
“Йөзек кашы” иҗатының тулысынча эшчәнлеге белән Теләче үзәк китапханәсенең китап татар.ру сайтында таныша аласыз.
Бүгенге информацион технологияләр алга киткән заманда да китап безнең тормышыбыздагы ролен югалтмады. Алан авылы китапханәсендә 13 ноябрь көнне балалар өчен “Галиҗәнаб китап - тылсымлы көч“ исемле кичә үткәрелде. Кичә барышында китап укуның уңай яклары турында фикер алышулар булды, иҗади конкурслар һәм дидактик уеннар үткәрелде. Укучылыр ”Яңа китап - яңа дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кычкырып укулар оештырылды. Кичә ахырында балаларга китаплар бүләк ителде.