Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрү турында

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

     Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.2021 елдан 03.12.20021 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра. «Кайнар линия» телефоны: 8(843)2385368 10:00 сэгатьтэн 17:00  сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 2389854 телефоны буенча 10:00-16:00 сәгатькә кадәр.

    1 декабрь-Халыкара СПИДка каршы көрәш көне, агымдагы елда «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Бу дата ел саен ВИЧ-инфекция турында искә төшерә, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә түземле булырга, ВИЧ белән яшәүче затларны дискриминацияләргә юл куймаска чакыра.

     2021 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27059 очрагы теркәлгән, алар арасында 7819 кеше үлгән, шул исәптән ВИЧ-йогышы сәбәпле – 2 576 кеше.

       ВИЧ белән яшәүче 14134 кеше диспансер исәбендә тора. Республика халкының ВИЧ-йогышы белән зарарлануы 0,3% тәшкил итә, бу Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы (0,6%) күрсәткеченнән 2 тапкыр кимрәк.

       2021 елның узган чорында республикада ВИЧ-йогышы белән авыручылар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,9% ка арта һәм уртача еллык күрсәткечтән 2,4% ка (100 мең кешегә 8,49) артып китә. 2021 елда ВИЧ-йогышы белән авыручы 746 кеше (100 мең кешегә 20,1), 2020 елда 749 кеше (100 мең кешегә 19,1) кабат ачыкланган. ВИЧ-йогышы очраклары Татарстан Республикасының барлык районнарында, Актаныш, Кама Тамагы һәм Мөслим районнарыннан кала теркәлгән. Республика күрсәткече арту 16 районда күзәтелә, иң күбе-9 районда (Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Лениногорск, Менделеевск, Чирмешән) 1,5 һәм аннан да күбрәк тапкыр.

        Республикада ВИЧ-инфекция таралуның үзенчәлеге булып эпидемиологик процесска куркынычлы тәртип төркемнәренә кермәгән урта һәм өлкән яшьтәге затларны актив җәлеп итү, эшкә яраклы ВИЧ-инфекцияле халыкның чагыштырма авырлыгы арту тора. Агымдагы елда яңа ачыкланган ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында: 70% – 30-59 яшьлек затлар; 38,6% – хатын-кызлар, 61,4% - ир атлар ( 458 кеше).

         2021 елда йогышны тапшыруның җенси юлы өстенлек итә: якланмаган җенси контактта 565 кеше (75,7%) чир йоктырган, яңа ачыкланган ВИЧ - инфекцияле кешеләрнең (23,3%) йогышын тапшыруның парентераль юлы теркәлгән, вертикаль юл белән (анадан – балага) инфекция 2 очракта (0,3%) тапшырылган. ВИЧ-инфекция 614 шәһәр кешесендә (82,3%), 132 очрак авыл халкы арасында (17,7%) ачыкланган.

         ВИЧ-инфекциянең таралу сәбәпләренең берсе булып ВИЧ-инфекциянең үз риск дәрәҗәсен бәяләп бетермәү, ВИЧ-инфекциясенә кызыксыну булмау кала.

         ВИЧ-инфекциясенә лаборатор тест кына вирусны үз вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

         ВИЧ-инфекцияләренә тест үткәрү тәртибе, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү гамәлгә ашырыла торган медицина оешмаларының адреслары турында халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә мөмкин.

          "ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» сайтында InfoSPID.ru һәм ышаныч телефоны буенча: (843)272-70-90 узегезне кызыксындырган сорауларны бирергә була.

         Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе бөтен кешене үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга, үз сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ВИЧ-инфекциясенә ел саен ирекле тикшерү уздырырга чакыра.

         Шулай ук Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге тарафыннан күрсәтелгән чорда ВИЧ-йогышы проблемасы буенча 8 800 555 49 43 телефоны буенча «кайнар линия» оештырылачак.

         Кирәкле мәгълүматны шулай ук «СТОПВИЧСПИД.РФ» интернет-ресурсларында да алырга мөмкин. o-spide.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International