Юбилярны котладылар

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 23 ноябрь көнендә Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Тамара Петровна  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге сәркатибе Лариса Шилякина җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International