19 ноябрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик тәрбия һәм традицион кыйммәтләрне формалаштыру» темасына район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.
Семинарда сүз балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик тәрбия һәм традицион кыйммәтләрне формалаштыру, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру турында барды. Семинарда Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячеләре ачык дәрес, театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтте. Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы узенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.