Бүгенге информацион технологияләр алга киткән заманда да китап безнең тормышыбыздагы ролен югалтмады. Алан авылы китапханәсендә 13 ноябрь көнне балалар өчен “Галиҗәнаб китап - тылсымлы көч“ исемле кичә үткәрелде. Кичә барышында китап укуның уңай яклары турында фикер алышулар булды, иҗади конкурслар һәм дидактик уеннар үткәрелде. Укучылыр ”Яңа китап - яңа дус” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, кычкырып укулар оештырылды. Кичә ахырында балаларга китаплар бүләк ителде.