16 ноябрь көнне Теләче район мәдәният йорты сәхнәсендә РФ ның атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыка ансамбле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган программа белән чыгыш ясады. Легенда булган бу ансамбльнең һәр чыгышын тамаша кылучылар көчле алкышларга күмделәр. Җыр-бию, проза әсәрләр белән үрелеп барылды. Концерт аягүрә торып алкышлаган тамашачы белән берлектә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.