Язучының Ватан һәм дөнья әдәбиятына керткән күренекле өлешен исәпкә алып, Россия Федерациясе Президенты В.Путин «Ф. М. Достоевскийның 200 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә “Федор Михайлович Достоевский - бөек язучы, рус әдәбияты классигы” дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырдылар. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, китаплары белән таныштырды. “Достоевский бүген – дөньяда рус авторларының иң күп цитаталы һәм тәрҗемәчеләреннән берсе. Аның сәнгать мирасы әдәбият белгечләре тарафыннан анализлана, заманча мәктәп укучылары һәм студентлар тарафыннан өйрәнелә, язучының әсәрләре буенча спектакльләр куялар, кинофильмнар төшерәләр” - дип тәмамлады ул сүзен.