Чөнки спорт ул - яшәү чыганагы. Тик яшь буында аңа карата мәхәббәт уяту һәм җәлеп итү зур көч таләп итә. Шуңа күрә, Баландыш авылы мәдәният йортында оешмаларга йөрүче балалар өчен "Сәламәт булыйм дисәң" исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә сәламәтлек, балаларның яраткан спорт төрләре турында фикер алышу булды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре укучыларга Татарстаннан чыккан данлыклы спортчылар турында сөйләделәр.