Кем генә яратмый икән үзенең туып-үскән җирен, туган як табигатен! Артык зур булып исәпләнмәсә дә, үзебезнең авылны, аның әкияттәгедәй гүзәл табигатен бик ярата балалар. Авылыбызның уртасындагы “Сабира чишмәсе”- безнең чын горурлыгыбыз.
18 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре үзәк паркта туган якның кадерле төбәк булуы, аның гаҗәеп серле матурлыгы турында әңгәмә үткәрделәр. Ахырдан укучыларыбыз туган ягыбызның тарихына, якташ язучыларыбызның иҗатына багышланган “Туган төбәгеңне беләсеңме?” исемле викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
Бу вакыйгага карата Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә. Чираттагысы 17 август көнне “ Шигъри тәлгәшләр”дигән исем белән үтте. Чарада укучылар белән “Җәүһәр” клубында йөрүче апалар катнаштылар. Алар районыбызга багышланган шигырьләрне укыдылар.
18 август көнне Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында “Әкиятле утыргыч” дип исемләнгән чара узды. “Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Алар китапханәче оештырган китап күргәзмәсе белән таныштылар, төрле халык әкиятләрен укыдылар, “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук "Син әкиятләр беләсеңме?" дип исемләнгән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Әкиятләр иленә сәяхәт итү балалар күңелендә җылы хисләр калдырды.
Экскурсия вакытында балалар “Әҗәкә" чишмәсендә, " Макса "елгасында һәм" Алагол " болынында булдылар. Балалар төрле күңелле уеннар уйнадылар, китаплар укыдылар, табышмаклар чиштеләр, ял иттеләр. Бу экскурсия ярдәмендә балалар табигатьне саклау мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар. Мондый экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү балаларда күзәтергә, сорашырга, фикер алышырга, сөйләргә теләк тудыра.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, 17 август көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Туган тел ул, иң изге тел, шуны белегез!” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста шигъриятне яратучы, “Тамчы” берләшмәсенә йөрүче һәм җәйге каникулга кайткан балалар катнашты. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга шигырьләрне бары тик туган телләрендә генә уку тәкъдим ителде. Игътибар текстны белүгә генә түгел, сәнгатьле укуга да бирелде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган тел-халыкның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр. Әлеге чарабыз туган телебезгә мәхәббәт уятучы, татар халкының гимны буларак яңгыраган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә... Күкчә авылы табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан. Авылыбызның күрке булып көмеш сулар бирүче чишмәләребез тора. Элек-электән үк халык чишмәләрне кадерләп-хөрмәтләп тоткан. Аны гел чистартып торган, тирә-ягына агачлар утырткан. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ача. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. "Сабира" чишмәсен берничә ел элек авылдашыбыз, эшмәкәр Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы ярдәме белән яңартылды. Әлеге чишмә суының сафлыгы, тәме һәркемне сокландыра. Аның суын алырга әллә кайлардан киләләр. Иртән иртүк тә, караңгы кичтә дә яныннан кеше өзелми.Чишмә буенда эшләнгән утыргычларда рәхәтләнеп ял итәргә була. Шушындый байлыкны, матурлыкны кадерләп саклыйсы иде! Шушы максаттан китапханә белән берлектә төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Табигатьне саклыйк без" дип исемләнгән тәрбияви чара булып үтте. Әлеге чарада балалар "Сабира" чишмәсен төрле чүп- чардан арындырдылар.
Ни өчен? Башка тормышка чуму һәм анда күпмедер вакыт яшәү өчен иң җиңел һәм үтемле ысул бит бу! Ә аннары үз вакытында кире кайтырга һәм үзендә яшәргә һәм чынбарлык белән көрәшергә яңа көчләр табарга. Кинода син тормышыңда беркайчан да очрашмаска мөмкин булган мондый хәлләргә эләгәсең!
Шармаш авыл клубында кинокүрсәтү узды - балалар "Лука" мультипликация фильмын, ә өлкәнрәк тамашачы - "Круэлла" сәнгать фильмын карады.
"Кечкенэ авылда- зур концерт" проекты кысаларында узган чираттагы концерт буген, Иске Жори авыл жирлегенэ кергэн Карачтау авылында булып узды. Район мэдэният хезмэткэрлэре элеге авыл халкына матур жыр- моннарын булэк иттелэр.
17 август көнне Караширмә авылы мәдәният йорты янында урнашкан спорт мәйданчыгында "Мин спортны яратам" дип исемләнгән футбол ярышы уздырылды. Соңыннан футболның нинди файдалы спорт төре икәне турында сөйләшу алып барылды.