ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Спиртлы эчемлекләр – күп кенә бәхетсезлек очракларының сәбәбе” исемле темага күргәзмә куелды.

Әлеге чарада Айдар авыл мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.Моңлы тальян моңнары, дәртле биюләре һәм җырлары тамашачы күңеленә​ таралды.​ Авыл халкы өчен Үзбәкчә плов һәм кайнар чәй әзерләнде.Бәйрәм күтәренке рухта оештырылды.

11 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Мәдәни шимбә" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Аның кысаларында Ачы авылы мәдәният йортында "Күңелең белән картайма"дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичәгә өлкән буын гына түгел, авыл яшьләре дә килгән иде.

Кичәдә катнашучылар оста,дәртле бию осталыкларын​ күрсәттеләр.Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә төрле жырлы-биюле уеннар һәм конкурслар үткәрелде.

Балалар тәкъдим ителгән уеннарда бик теләп катнаштылар. Көзге күргәзмә клуб фойесын бизи. Яшелчә эшләнмәләре озак яшәмәсә дә, аларны булдыручыларга, тирә-юньдәгеләргә алар яхшы кәеф бүләк итсен.

Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте, үзеннән соң бары тик шатлыклы хис-кичерешләр һәм хатирәләр генә калдырды.

Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “ Аракы эчкәнче уйла дустым” ”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә  аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар. Эчкечелеккә карата эшләнгән күргәзмә белән таныштырдылар.

12 нче сентябрь көнне Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәгеннән беренче  квалификацияле өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга " Белгәннәрдән өйрәник" дип исемләнгән мастер класс үткәрде. Ул аларга таякчыклардан суыткычка куела тррган магнетиклар ясарга өйрәтте.

Үсеп килүче буын безне үзенең кызыксынучанлыгы, ачыклыгы белән сөендерә. Шул уңайдан  11 нче сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  яшьләр белән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара төрле уеннар һәм дискотека белән үрелеп алып барылды.

12 сентябрь көнне, Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре, "Агач утырт"акциясе үткәрделәр. Бу көнне барлык теләүчеләр, клуб территориясен төзекләндереп, агач һәм куаклар утыртуда катнаша алдылар.

Бу акциягә Югары Мәтәскә авыл клубы да кушылды һәм "Шимбә көн кич белән" дигән исем астында чара үтте. Чараның төп максаты - милли  мәдәниятне, татар халкының  гореф-гадәтләрен,йолаларын саклап калу. Чарада катнашучылар  үзләренең үткән яшьлек  елларын, эштән соң  ничек кич утыруларга җыелганнарын  сагынып искә алдылар.

10 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Татарча диктант яз!” акциясенә  кушылды. Диктант язуның  максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International