"Кечкенә авылда- зур концерт" проекты кысаларында узган чираттагы концерт 19 август көнне, Олы Мишә авыл җирлегенә кергән Олы Саврыш авылында булып узды. Район мәдәният хезмәткәрләре әлеге авыл халкына матур җыр- моңнарын бүләк иттеләр.
19 август көнне "Сугышта хатын-кыз йөзе түгел..." социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру максатыннан, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З. һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Заһидуллина Г. К. "Теләче волонтерлары" үзәге волонтерлары белән берлектә "Янәшәдә өлкән кеше яши" дигән акция уздырдылар. Волонтерлар өй тәрәзәләрен юдылар, китап киштәләрендәге тузанны сөрттеләр, ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Очрашулар вакытында өлкәннәр яшьләр белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, тормышлары турында сөйләделәр. Әйләнә-тирәдәгеләргә безнең җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеген онытырга ярамый. Өлкән буынга карата хөрмәт - ул һәр ил халкының мәдәниятен һәм тәрбиясен чагылдыру.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елның 25 февралендә чыгарылган “2021 елда йорт хуҗалыклары составында башка теркәлгән затлар булмаган ялгыз, ялгыз яшәүче 70 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның яшәү шартларын өйләренә йөреп тикшерү турында”гы 34 нче карарын үтәү йөзеннән, Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән берлектә гражданнарның хуҗалыкларында булып чыктылар. Чараның максаты – сәламәтлеге какшау, өлкән яшьтә булу сәбәпле үз-үзләрен мөстәкыйль карый алмаучы гражданнарны барлау. Эш барышында яшәү шартларын бәяләү актлары тутырылды, автомат рәвештә янгынны хәбәр итү җайланмаларының булуы һәм төзеклеге барланды, өлкәннәр социаль хезмәт күрсәтүнең төрләре һәм формалары турында консультация алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы һәм социаль мошенниклардан саклану ысуллары турында инструктаж үткәрелде. График нигезендә уздырылган әлеге рейд барышында Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүче 22 граждан тикшерелде.
14 сентябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. «Әкияттә кунакта» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: намуслылык һәм тәртиплелек тәрбияләү. Дәрес социаль хезмәт алучы баланың өендә үткәрелде. Педагог баланы «Патшаның яңа күлмәге» әкияте белән таныштырды. Бу әкият балаларны кайда дөрес, кайда ялган, нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнлеген аерырга өйрәтә. Балалар яңа әкиятләрне бик түземсезлек белән көтеп алалар.
Экология проблемаларына игътибар җәлеп итү, табигый ресурслардан һәм әйләнә-тирә табигатьтән рациональ файдалану һәм саклауга, туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, Ватаныбызның киләчәге өчен җаваплылык тәрбияләү максатыннан Шармыш авыл клубында Бөтенроссия урман көненә (15 сентябрь) һәм Халыкара Урман хезмәткәрләре көненә (19 сентябрь) багышланган «Безнең төбәк - безгә аны сакларга һәм сакларга» дигән экологик сәгать үткәрелде. Балалар стенд материалы белән таныштылар, «Шәһәрдә һәм табигатьтә экологик тәртип кагыйдәләре» дигән уен үткәрделәр, «Урман викторинасында» катнаштылар, "Табигатьне саклагыз!” дип исемләнгән презентация карадылар.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Без тынычлык яклы" дигән тема астында укучыларга Теләче районына 30 ел тулу уңаеннан районның тарихын һәм мәдәни урыннары турында сөйләделәр. Баларга туган якның матур һәм яраткан урыннарын ясарга кушылды.
2021 елның 12 сентябрь көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шарипова Рабига Гарип кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рабига апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Рабига апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 25 сентябрьга кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин
11 нче сентябрь көнне Сауш авыл мәдәният йорты территориясендә, урамда, балалар өчен «Көзге сынамышлар» исемле танып-белү викторинасы үткәрелде. Балалар иртә көзнең матурлыгына соклана-соклана "Көзге түтәлдә» дигән кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап эзләделәр, көз турында мәкальләр һәм табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар кознең иң тәмле байлыгы, алмалар белән сыйландылар.
Татарстан Республикасында "Яшел Россия" Бөтенроссия өмәсе кысаларында яр буе территорияләрен чистарту буенча акция бара.11сентябрь көнне бу акциягә Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм берләшмәгә йөрүче балалар да кушылып,чишмә яны чистартылды.