14 август көнне Теләче ял паркында "Шигъри тәлгәшләр" исеме астында якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Укучылар игътибарына Ф. Галиев, Р. Низами, Р. Шәйдуллина, Д. Гайнетдинова китаплары тәкъдим ителде.
Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы өлкәннәрне файдалы һәм тәмле яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән тәэмин итү максатыннан, аларның бакчаларында үскән уңышны җыеп кышка саклауга куярга бик теләп ярдәмгә киләләр.
12 сентябрь көнне Айдар авыр мәдәният йорты хезмәткәрләре "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе кысалырында "Поварна" чишмәсе терреториясен яңарттылар һәм чистарттылар.
8 сентябрь көнне Шармыш авылы китапханәчесе «Бородино сугышы көне» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Күп кенә әдипләр һәм шагыйрьләр: И.Крылов, Д. Давыдов, Ф. Глинка, Ф. Тютчев, В. Жуковский, М. Лермонтов һәм башкалар бу сугышта катнашканнар. Соңыннан чарада катнашучылар белән әдәби-тарихи викторина үткәрелде.
Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза.
3 сентябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе өлкән яшьтәге Нуретдинова Фәүзия апаны вакытлы матбугат белән таныштыру максатыннан газета, журналлар алып барды.
3 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде.Чара барышында информацион күргәзмәгә күзәтү, теракт янаган вакытта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, хуҗасыз әйберләр, пакетлар табылганда үзеңне ничек тотарга, куркынычсызлыкны ничек сакларга, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә ничек тотарга дигән темага әңгәмә, П.Прудниковның "Реквием" язмасын һәм "Мама очень хочется пить" җырын тыңлау булды. Чара ахырында тематик буклетлар таратылды.
Всемирное зло! Терроризм – слово, которое сегодня можно часто услышать. Терроризм – это не стихийное бедствие, за ним стоят вполне конкретные люди. Их главная цель - поссорить между собой наши народы. Террористы придумали много способов привлечения в свои ряды молодежи. Чтобы предотвратить это работники культуры с. Большие Метески 3 сентября в Большеметескинской средней школе провели беседу с учащимися разных классов на тему “Что такое терроризм“.
2021 елның 10 сентябрендә 11.00 сәгатьтә “Татарча диктант” Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе үткәреләчәк. Акция турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан табарга була: https://diktant.tatar/
Әлеге акцияда катнашырга теләгән һәрбер кешене Теләче муниципаль районының барлык белем бирү учрежденияләрендә көтеп калабыз.
«Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил уртак тематик телефон «кайнар линияләр»е үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә. 2021 елның 10 сентябрендә укучыларның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.