Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен Республика көненә багышланган “Татарстан-гүзәл Республикам!”дип исемләнгән информацион-күңел ачу чарасы үткәрелде. Ул шигырьләр, төрле конкурслар,спорт һәм эстафета уеннары белән үрелеп барды. Чара күтәренке рухта үтте һәм бераз гына дулкынландыргыч та булды,чөнки җәй белән саубуллашыр вакыт җитте. Балаларга бәйрәм бик ошады.
Яңа уку елына Әбде авыл китапханәсендә «Хочу все знать» һәм «Вдохни ветер приключений» дигән яңа китап күргәзмәләре оештырылды. «Барысы да ничек эшли» китабы ярдәмендә балалар теге яки бу әйберләрнең ничек эшләве һәм урнашуы турында белделәр.
Бәйрәм җыр-биюләр, милли уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмебез кунаклары кайнар коймак, самовар чәе, плов белән сыйландылар. Гореф – гадәтләребезне, милли йолаларыбызны яңартып эшләнгән бу кичәбезне авыл халкы һәм кайткан кунаклар бик җылы кабул иттеләр.
30 август көнне Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында Республика көне уңаеннан «Туган җирем - Татарстан» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар презентация ярдәмендә Республика көне турында белгәннәрен искә төшерделәр. Республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында китапханәче балаларны «Туган җирем -Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
28 август көнне мәдәният йорты каршындагы ял паркында Татарстан Республикасы көне уңаеннан «Татарстан-дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле» дип исемләнгән бәйрәм концерт булып узды. Мәйданда концерттан тыш төрле күргәзмәләр эшләде. Әдәби мәйданда әкият геройлары катнашында викторина, рәсем ясау конкурслары үткәрелде.
29 август көнне Ачы мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан тарихы эзләреннән " дигән темага тематик әңгәмә үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Гимны белән башланды. Балалар тарих белән таныштылар, мәдәният, гореф-гадәтләр, шулай ук Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында белделәр. Чара барышында балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, Татарстанның төп тарихи этаплары һәм республика символлары турында белемнәрен тулыландырдылар.
Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм!
Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.
14 август көнне Теләче ял паркында "Шигъри тәлгәшләр" исеме астында якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Укучылар игътибарына Ф. Галиев, Р. Низами, Р. Шәйдуллина, Д. Гайнетдинова китаплары тәкъдим ителде.
Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. 14 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел” исеме астында балалар белән мәкальләр, шигырьләр укыдык. Ахырдан татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар.
Шул уңайдан, 13 август көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мәдәни ZOОпарк” дип исемләнгән әкияти экодәрес оештырды. Балаларга табигатьне аңларга, яратырга өндәүче, табигать дөньясының байлыгын ача торган күзәтүәр үткәрлде. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы турында әкиятләр укылды, тематик табышмаклар чишелде,җәй турында җырлар җырланды.Малайлар һәм кызлар әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрергә, хайваннар дөньясын күзәтергә өйрәнде.