ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Шушы дата уңаеннан 13 август көнне Балыклы авылының спорт мәйданчыгында "Җилләрдән дә җитез без" дигэн чара узды. Балалар ике командага бүленеп эстафетада,спорт уеннарында катнашып узләренең җитезлеген күрсәтеп күңел ачтылар. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Яшьләр өчен конкурслар, уеннар һәм, әлбәттә, дискотека оештырылды. Яшьләрдән калышмаган өлкән буын кешеләре дә программада актив катнашты.

Һәр кешенең иң зур кыйммәте-ул сәламәтлек. Сәламәт, нык, көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә, физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә күңелле физкультура – икеләтә файдалы.

    Күңелле һәм динамик рәвештә саф һавада спорт–күңел ачу ялы узды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан бик күп тәэсирләр алдылар. Бәйрәм балаларга ярыш рухын күтәрергә, командада эшли белергә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Шул уңайдан, 12 август көнне Айдар авыл китапханәсендә “Әдәби ZOОпарк” дип исемләнгән әкияти экодәрес оештырылды. Китапханәче балаларга табигатьне аңларга, яратырга өндәүче, табигать дөньясының байлыгын ача торган китаплар буенча күзәтү үткәрде. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы турында әкиятләр укыдык,  тематик табышмаклар чиштек. Китапның серле битләре аша малайлар һәм кызлар әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрергә, хайваннар дөньясын күзәтергә өйрәнделәр.

Эшләнгән эшләрне тагын да камилләштереп, алга атлый райондашларыбыз. Әгәр кеше үз эшеннән тәм табып эшләсә,эш кешенең эчке рухи халәте белән бергә үрелеп барса – моннан да зур бәхет булуы да мөмкин түгел.  Бүген дә районыбызның терлекчеләрен берләштереп  савымчылар бәйгесе уздырылды, аларның һөнәри осталыгына бәя бирелде. Район мәдәният йорты үзэшчәннәре дә бу бәйрәмнән читтә калмады, аларның күнелләренә дәрт һәм  илаһи көч өстәп матур җырларын бүләк иттеләр.

Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, шәфкатьле булырга тиеш. 13 нче август көнне Күкчә авыл клубына берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Мин- табигать баласы" дип исемләнгән сәяхәт оештырылды. Әйе, сәяхәтләр, очрашулар, күзәтүләр һәрвакыт бик күңелле үтә, балалар күп сораулар бирәләр. Табигатьтәге матурлыкны, бәйләнешне, елгаларыбызны, чишмәләребезне, болын-урманнарны, барлык тереклек дөньясын сакларга, якларга өйрәнәләр.

Элек-электән халык чишмәләрне изге итеп санаган.11 август көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе “Чиста чишмә” исемле экологик сәгать үткәрде. Шагыйрьләребез чишмәләр турында матур-матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Балалар белән шул шигырьләрне кычкырып укулар оештырылды. Чара ахырында барысы да бердәм булып чишмәне чүп-чардан чистарттылар, икенче гомер бүләк иттеләр.

Укучылар "Әкияти экология"темасына бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Балалар игътибарына "Татарстан Республикасының Кызыл китабы", "Табигатьнең зур энциклопедиясе", "Серле кошлар" һ.б. басмалар тәкъдим ителде. Экологик китап көнендә катнашкан һәркем табигать – безгә уртак бүләк, һәм барлык кешеләр аңа сакчыл карарга тиеш, дигән нәтиҗә ясадылар.Соңыннан "Әгәр син табигатькә дус булсаң" дигән темага рәсем конкурсы оештырылды.

Ә җәйне китап белән үткәрү тагын да кызыклырак. 11 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан, ачык һавада китап иленә сәяхәт: кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, сорау-җавап уены оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International