ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, ө бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. Туй – кешенең хыялы, гасырлар тирәнлегеннөн килгән иҗатының чагылышы. Ул гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле булырга тиеш. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. китапханәдә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән килен төшерүдә үзләренең өлешләрен керттеләр. Яшь буынга, борынгыдан сакланып килгән йоланы күрсәттеләр.

10 августта, җәйге каникулның бер   көнендә,  Айдар  авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры авыл киңлекләренә велоэкскурсия оештырдылар. Терлекчелек фермасында булдылар, терлекләрнең тормышы белән таныштылар, атларга сокландылар. Фермага экскурсия, авыл тормышы - һәр бала өчен маҗаралы сәяхәт, чөнки мондагы кичерешләрне   кино да, китаплар да алыштыра алмаячак.

Шармыш авыл клубында балалар үсемлекләр һәм хайваннар, гөмбәләр, җиләк-җимешләр, агачлар һәм кошлар, истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр һәм язучылар турындагы сораулардан торган викторинада катнаштылар. Мондый төр уеннар балаларда ярыш күнекмәләрен, интеллектуаль үсешне үстерә, алар дус булырга өйрәнә, һәм белемнен зур көчкә ия булуын аңлыйлар.

Малайлар һәм кызлар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, балалар «Соломинка» кебек тәмле конкурста катнаштылар.

   Бәйрәм ахырында уеннарда катнашкан һәр балага шар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

11нче август көнне Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан укучы балалар өчен "Әдәби эскәмия" дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә балалар әкиятләр турында төрле сорауларга җавап табып көч сынаштылар һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Әдәбият - зур байлык, шуңа күрә дә яшь буыннарга аны җиткерү - безнең бурычыбыз.

Дару үләннәре, чәчәкләр жыелды. Дәвалау үләннәре турында үз белемнәре белән уртаклаштылар.

Безнең "әбиләр «һәм» бабайлар" очрашудан бик зур заряд һәм уңай эмоцияләр алдылар

Музей-ул үзенчәлекле территория, анда гасырлар тирәнлегенә гаҗәеп һәм мавыктыргыч сәяхәт кылына. 10 август көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «борынгы предметлар»дип исемләнгән музей почмагы буйлап экскурсия үткәрделәр. Экскурсиядә «Шаян сәхнә»театр берләшмәсендә шөгыльләнүче яшьләр катнашты.

11нче август көнне Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан укучы балалар өчен "Әдәби эскәмия" дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә балалар әкиятләр турында төрле сорауларга җавап табып көч сынаштылар һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Әдәбият - зур байлык, шуңа күрә дә яшь буыннарга аны җиткерү - безнең бурычыбыз.

2021 елның 18 августында Башкарма комитет Электрон сәүдә үзәге һәм эшмәкәрлеккә ярдәм фонды белән берлектә Теләче муниципаль районы эшкуарлары маркетплейсларына (электрон мәйданчыкка) чыгу буенча укулар үткәрде. Чара нәтиҗәләре буенча 3 эшкуар электрон мәйданчыкларда урнашуга гариза бирде.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 нче елның 9 нчы августыннан 11 нче августына кадәр Аксубайда , балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габдулгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге 2010-2011 нче елларда туган яшүсмерләр командасы футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International