ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Узган ял көннәрендә Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән табигатьтә хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Уеннан балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар.

2021 елның 01 август көнендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Гөлсәрия Габдрәшит кызы Гобәйдуллинага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гөлсәрия апага Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Гөлсәрия апага изге теләкләрен җиткерделәр.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2021 елның 1 август көнендә Теләче авылында яшәүче хезмәт ветераны Желнов Александр Иванович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Александр Ивановичка Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2021 елның 03 август көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шакирова Мәрьямбикә Шәйми кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәрьямбикә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм  Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Мәрьямбикә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2021 елның 02 август көнендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Калимуллина Нәкыя Галимардан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәкыя апага Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Нәкыя апага изге теләкләрен җиткерделәр.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре  берләшмәлэргэ йоручелэр   өчен «Терроризм – җәмгыятькә куркыныч" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Тыңлаучылар өчен видеопрезентация  әзерләнде. Әңгәмә барышында «терроризм», «теракт» кебек сүзләрнең төшенчәләре һәм терроризм актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачылды. Чара ахырында укучыларга теракт куркынычы янаган гамәлләр турында белешмәлекләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланма табылганда нәрсә эшләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек таратылды

 

31 июль көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты директоры авыл яшьләре белән берлектә Миннекаев Фидәрис һэм Сабиров Алмаз истәлегенә мини футбол ярышы уткәрделәр. Ярышта 4 команда көч сынашты. Кучмә кубокны Югары Кибәхуҗа яшьләр 1 командасы алды.Ахырдан килгән кунаклар һәм уенчылар кайнар пловтан һәм чәйдән авыз иттеләр.

Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Добро пожаловать! Или вход только для детей!» дип исемләнгән спорт-күңел ачу программасы уздырдылар. Чара башында балалар белән "Балалар безнең чараның исеме астында нәрсә аңлыйлар?" дигән әңгәмә - сораштыру үткәрелде. Соңыннан балалар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар.

Бүген безнең район елъязмасына тагын бер истәлекле сәхифә язылды, Теләче авылында  аларнын батырлыгын мәңгеләштергән хәрби һава гаскәрләре сугышчыларына, Исмәгыйлов Ирек Рафаэль улы тарафыннан тәкьдим ителеп,аның иганә көче белән Дан аллеясында сафка баскан һәйкәл ачтык. Без батырлык, каһарманлык, үз – үзеңне корбан итү, һәйкәлләр һәм мемориаль такталар  ярдәмендә тарихның бер өлешен, халыкларның иң бөеклеген – якташларыбыз истәлеген  саклап кала һәм киләчәк буыннарга тапшыра ал ырбыз, дип ышанабыз.

 Буыннан-буынга десантчылар бер — берсенә иң яхшы сыйфатларны-намусны, хәтта үз тормышың бәрабәренә Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә әзерлекне, иптәшлек хисен кадерләп тапшыралар.

  Бу һәйкәлне ачу- якынаюга һәм бердәмлеккә тагын бер адым булачак.   Илебез тарихына үзләренең сугышчан батырлыклары, хәрби хезмәткә мөнәсәбәте белән үз өлешләрен керткән хезмәттәшләре белән бергә җыелып, үзләренең  иптәшләрен искә алырлар.

31 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында «Туган ягым Теләче» дип исемләнгән әдәби викторина уздырылды. Балалар туган ягыбыз буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.

Ачык һавада үткәрелгән викторина балаларга үз белемнәрен баетырга, кече Ватаныбыз турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте.

Чара азагында балалар туган төбәгебез Теләчегә багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International