ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

  Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. 1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төсле яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән.

Шул уңайдан Теләче 2нче балалар бакчасында балалар бакчасында Светофор көненә багышланган тематик чаралар узды. Тәрбиячеләр балалар белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар, ә кечкенәләр светофорның төсләрен искә төшерделәр. Зурлар төркеменә йөрүчеләр балалар бакчасы кырыендагы юл билгеләре белән таныштылар, җәяүлеләр үтәргә тиешле юл кагыйдәрен ныгыттылар.

3 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә берләшмәгә йөрүче балалар белән «Күңеле матур кеше матурлык ярата» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Матур күңелле кеше нинди була дигән сорауга җавап таптылар, Әмирхан Еникиның «Матурлык» хикәясен укып анализ ясадылар. Соңыннан авылдагы матурлык турында сөйләштеләр. Матур эшләр, матур кешеләр күп икән Ямбулат авылында! Шушы авылда 32 ел терлекчелек тармагында   эшләүче Вәлиуллина Рәсүлә апалары үстергән чәчәкләргә карап сокландылар. Шулай ук, Ногмановлар, Насировлар, Хәлиуллиннар, Мәхәммәтгалиевлар, Дәүләтшиннар ишек аллары да шау чәчәккә күмелеп ята.

  4 август көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында клуб берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар өчен «Китапларны акыллы укыйбыз һәм табигатьне саклыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

  "Биредә мин тудым, бу минем туган илем " - Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән акция шундый исем астында үтте. Акция барышында авыл яшьләре « Без киләчәк төзергә телибез " дигән мини-сораштыруда катнаштылар, анда чара кунакларыннан, иң беренче чиратта, үз авыллары өчен нәрсә эшләүләрен сорадылар. Җаваплар төрле яңгырады: авылда ял паркы булдыру, юллар салу, Мишә елгасы аша күпер төзү, һәм башкалар.

Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада «Без дөньяны таныйбыз» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар.

4  нче август  көнне Теләче урта мәктәбе  базасында  “Район мәктәпләренең эшчәнлеге : ел нәтиҗәләре, яңа бурычлар, яңа чишелешләр”  темасына мәктәп директорлары һәм укыту – тәрбия эшләре буенча  директор урынбасарларының   эшлекле  киңәшмәсе узды.

Балалар чарада бик теләп катнаштылар. Алар узләренең осталыкларына тагын бер кат инандылар.

   Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан  «Без барыбыз да табигать балалары» дип исемләнгән акциясе оештырылды. Алар чишмә территориясен санитар чистарту буенча экологик өмә оештырып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, әңгәмә оештырдылар.

Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Күңелле спорт сәгате» исемле спорт уен программасын үткәрделәр. Программаның максаты: балаларда физик культура белән шөгыльләнүгә карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Балалар һәм яшүсмерләр төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады. Халык өчен пылау, чәй, коймак әзерләнгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International