ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Бу очрашуда район ветераннар советы рәисе Шамиль Галимҗан улы да катнашты. Чара барышында өлкәннәрбез хөрмәтенә котлау сүзләре яңгырады. Очрашуга "Илгә көч - дәрт, иман иңеп торыр, өлкән затларыбыз елмайса" дигән һәм өлкәннәребезнең кул эшләреннән күргәзмәләр куелды

24 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Җәнәй авылына кучмә китапханә белән барды.

Жыелышка килгән өлкәннәрне мул табын,тәмле коймак көтеп торды. Берләшмәгә йөрүче балалар үзләренең матур жырлары, дәртле биюләре белән өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

23 сентябрь көнне  Иске Җөри  авылы китапханәсендә 1 сыйныфлар  өчен “Кызыклы китаплар иленә китапханәгә рәхим ит” дип исемләнгән дәрес үтте. Китапханәче  Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Шулай ук балалар зур кызыксыну белән матур яңа китаплар һәм балалар журналларын карадылар, үзләренә ошаган китапларны өйләренә  алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның төп максаты - балаларның буш вакытларын танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. 23 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен “Мәдәни дәрес” үткәрелде. Укучыларга проект кысаларында көндәлекне алып бару тәртибе аңлатылды.

22 нче сентябрь көнне Казаклар авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын җыештырдылар.

Чара кысаларында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан танып - белү-уен, тематик программалар, әңгәмәләр үткәрелде, дөнья һәм сугыш турында мәгълүмат булган видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук кәгазьдә ясалган һәм зәңгәр тыныч күкне символлаштыручы  модульләреннән күгәрченнәр ясадылар.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

12 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә укучылар өчен Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланган "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү иде. Биредә балалар туган ягыбыз һәм районыбыз турында сорауларга җавап таптылар һәм тарихи мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук аларга Теләче ягыннан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләнелде.

12 октябрь көнне  Сауш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Агач утырт" акциясенә кушылып мәдәният йорты янына 3 төп алмагач, 4 төп дүләнә куагы утырттылыр.

12 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау уңаеннан “Урман аланы буйлап” дигән уен – викторина үткәрелде. Укучылар “Кошлар дөньясы” һәм “Хайваннар патшалыгы” буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International