ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

12 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Соседи по планете» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм «Красная книга» дип исемләнгән презентация белән күзәтү үткәрелде. Чара барышында балаларга сирәк хайваннар, кошлар җирдә көннән-көн кими баруы, хайваннар төрләре юкка чыгуы һәм якын киләчәктә  аларны фотода гына күрә алачагы турында сөйләнде. Моңа юл куярга ярамый. Балалар «Соседи по планете» квест  викторинасында катнаштылар.Соңыннан балаларга тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, аны бергәләп карау күп кенә балаларга әдәбият, хайваннар турында китаплар сайлап алырга ярдәм итте.

2021 елның 16 сентябреннән 12 октябренә кадәр Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү Фонды тарафыннан Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән яшьләр проектларына ярдәм итү буенча конкурс үткәрелде. Аның кысаларында катнашучы оешмалар үз проектларын тәкъдим итәргә тиешләр иде. Теләче муниципаль районыннан 5 белем бирү учреждениесе катнашу өчен гариза җибәрде. 2021 елның 12 октябрендә конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Бөтен Россия буенча 23 җиңүче арасында 2 проект- җиңүче Татарстан Республикасыннан. Иң сөенечлесе шуларның  берсе – Теләченең  2 номерлы  балалар бакчасының “БЕРГӘ өйрәнәбез/Изучаем ВМЕСТЕ” проекты булуы. Бакча мөдире Фәридә Фәннуровнаны һәм аның эш сөючән коллективын зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Бу очрашуда район ветераннар советы рәисе Шамиль Галимзянович та катнашты. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан чәй табыны һәм концерт номерлары әзерләнде. «Омтылсаң яңалыкка, рәхим ит матбугатка!” дигән күргәзмә дә өлкәннәребез өчен ясап куелды. Безнең игътибар һәм кайгырту өлкән яшьтәге кешеләргә һәрчак кирәк, һәм аларның хәлен, яшәешен яхшырту,  социаль яклау дәрәҗәсен арттыру, аларга иҗтимагый тормышка этәргеч ясау буенча эшләр дәвам итәргә тиеш.

23 сентябрь көнне Олы Нырсы  авылы мәдәният хезмәткәрләре “Агач утырту” акциясендә катнаштылар. Бу көнне мәдәният йорты тирәсендә агачлар утырттылар.

Катнашучы балаларга “Без тынычлык яклы” дигән электрон презентация  күрсәтелеп, тынычлык символы булган күгәрченнәрне   кәгаздән ясау оештырылды.  Тынычлык, дуслык, туганлык гел янәшә атласын дигән теләк белән дәресебезне йомгакладык.

   22 сентябрь көнне Субаш авыл клубында Айдар авыл җирлегенең участок полиция хезмәткәре Кадыйров Д. Г. катнашында әңгәмә үткәрелде. Дамир Габделбәри улы мәдәният хезмәткәрләре белән алдауның иң киң таралган төрләре турында аңлату әңгәмәсе үткәрде. Хокук сакчысы җинаятьчеләрнең иң киң таралган мошенниклык гамәлләре турында сөйләде, алдауның төрле схемаларының конкрет мисалларын китерде. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга белешмәлекләр тапшырылды.

    Көзнең беренче ае утеп бара, 1 Октябрь - Халыкара өлкәннәр көне якынлаша. Хөрмәтле өлкәннәрне бәйрәм белән котлау өчен бу көннәрдә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Хөсәенова Л.З. «Теләче волонтерлары» үзәге волонтерлары белән берлектә төрле чаралар үткәрәләр. 22 сентябрь көнне социаль хезмәт алучы бала «Без сезгә йөрәк җылысын бүләк итәбез» дип исемләнгән акциядә катнашты. Тимур өлкәннәргә бүләк итеп бирергә үз куллары белән открытка ясады. Балалар ясаган открыткаларны волонтерлар бәйрәм көнне өлкәннәргә үзләре тапшырачаклар.

Бу көнне ел саен барлык илләр дә көч кулланудан һәм кораллы бәрелешләрдән туктауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. 

Сауш авыл җирлеге хезмәткәрләре  бу көнне «тынычлык-безнең кулларда»дигән акция уздырды. Акция балаларда патриотизм, тынычлыкта яшәргә теләк тәрбияләү, ата-бабаларыбызның батырлыкларын истә тоту һәм укучыларның игътибарын мөһим бәйрәмгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Акциядән соң мастер-класс үткәрелде. Балалар тынычлык символы буларак күгәрченнәр ясадылар.

Уенчылар күпме күбрәк булса,уен шулкадәр кызыклырак һәм җанлырак була.Татар халык уеннары аша балаларга  милли һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан 22 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Капкалы”,”Наза” уеннары уйнадылар. Бу төр уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы,чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык,ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне,халкыбызның үткәнен,гореф-гадәт,йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә.

Алар мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.Өмә-ул күмәк  эшләү, чисталыкка омтылуның бер чарасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International