Чара кысаларында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан танып - белү-уен, тематик программалар, әңгәмәләр үткәрелде, дөнья һәм сугыш турында мәгълүмат булган видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук кәгазьдә ясалган һәм зәңгәр тыныч күкне символлаштыручы модульләреннән күгәрченнәр ясадылар.
21 сентябрь Халыкара тынычлык көне булу уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без тынычлык яклы” исемле флешмоб үткәрделәр.
21 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экология” милли проектына нигезләнгән “Яшел Россия” дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашып, территорияләренә агачлар утырттылар.
Сауш авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы белән берлектә «Чиста урман» акциясе кысаларында урман территориясен чүп-чардан чистарттылар. Алар ялдан соң калган аунак һәм чүп-чар җыештырдылар.
Безнең Шәдке балалар бакчасында белем бирү,хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара. Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.Киләсе уку елында да бакчабыз чәчәккә күмелер дип ышанабыз.
Шул уңайдан, 21нче сентябрь көнне Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген чистарттылар, җыештырдылар.
21 сентябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без тынычлык өчен "
дигән әңгәмә - акция үткәрделәр. Халыкара тынычлык көненә багышланган чарага Айдар авыл мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Акциянең максаты: патриотизм, бердәмлек, дөньядагы вакыйгаларга катнашу, үз илең өчен горурлык, толерантлык хисләре тәрбияләү. Әлеге чара барышында дөнья көнен бәйрәм итү турында белделәр
Бер төркем укучылар Сәламәтлек көнендә ел саен үткәрелә торган көзге кросста катнаштылар һәм уңышлары белән сөендерделәр: Гыйләҗиева Мәдинә – 2 урын; Саруханян Милена – 2 урын; Мөбәрәкшина Чулпан – 3 урын. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Ә Баландыш мәктәбендә Сәламәтлек көне иртәнге зарядка белән башланып китте. Шулай ук укучылар мәктәп кроссында катнаштылар. Яхшы көн өчен барлык укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт белдерәбез һәм һәрвакыт сәламәт булуларын телибез.
Әлеге презентация ярдәмендә балалар татар музыкасы тарихы турында бик күп яңалык белделәр, Сара Садыйкова әсәрләрен тыңладылар, татар композиторлары китаплары белән таныштылар.
7 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен «Китап иле − Китапханә» дип исемләнгән танышу һәм аралашу экскурсиясе уздырылды. Китапханәдә булу барысына да бик ошады. Без балаларны китап культурасына җәлеп итәргә, кызыксынучан, белемле кеше итеп тәрбияләргә тырышабыз. Әлеге чараның максаты: китапханә бүлекләре, китап фонды, китап күргәзмәләре белән таныштыру иде. Балалар белән китап укуның файдасы турында әңгәмә үткәрелде, видеороликлар күрсәтелде.