7 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән сугыш чоры балалары белэн очрашу үтте. Кичәдә аларның үткән авыр тормыш юллары турында сөйләнде. Алар өчен иң матур җырлар яңгырады,истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
5 март көнне Балалар иҗат үзәге командасы Ф .К. Гарәфиев истәлегенә багышланган, "ГЗ Металл" ҖЧҖ призына Арча муниципаль районының Х нчы ачык беренчелегендә катнашты. Анда Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим 2009-2010 елларда туган укучылар арасында 1нче урынны алды. Җиңү белән котлыйбыз!
5 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында татар мәдәниятын пропогандалау, укучыларның милли үзаңын үстерү максатыннан Иске Җөри мәктәбе тарафыннан “Татар кызы 2021” бәйгесе үтте. Әлеге конкурста Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан да катнашты һәм “Җиңүгә омтылучы” исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
“ Теләче” спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин И.С., көрәш тренеры Сафин А.З. җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашты. 90 кг кадәр үлчәү авырлыгында Теләче урта мәктәбе укучысы Зарипов Багир (тренеры Гыйниятуллин И.С.) 2 урынга лаек булды.
6 март көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе йөзү буенча ярышлар уздырды. Ярышларда 2007-2012 елгы малайлар һәм кызлар – барлыгы 72 яшь спортчы катнашты.
Җиңүчеләргә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
“Теләче” спорт мәктәбе дирекциясе катнашучыларны бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткәннәре өчен Радик Әгъләмовка, Алмаз Насыйбуллинга, Фәрхәд Борһановка һәм Айнур Сәхәбиевка зур рәхмәт белдерә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен таралуын кисәтү максатыннан Максабаш мәдәният йортында медицина хезмәткәрләре белән берлектә авыл халкы белән әнгәмә уздырылды. Җыенда Теләче районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Галиуллин Ирек Илгиз улы чыгыш ясады. Ул авыл халкына коронавирус инфекциясенең кайдан килеп чыгуын ,аннан саклану чараларын ,йоктырган очракта вирусның организмга ничек йогынты ясавын, дәвалануны кичектерүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китереп чыгарырга мөмкин булуын аңлатты. Шулай ук короновируска каршы ясала торган прививка төрләре турында сөйләде.
4 март көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Татар теле бит ул-Әнкәм теле!Алыштырмый аны берни дә"-дип исемләнгән чарада,
моңлы җырлары,үзе иҗат иткән матур шигырьләре белән барыбызның да күңелен яулаган Сиренә Гатиятова белән җанлы очрашу булып узды.
Очрашуга төрле яшьтәге балалар,аларның әниләре,әбиләре килгән иде.Балалар рәхәтләнеп сөйләштеләр ,хыяллары белән бүлештеләр.Шигырьләр тыңлап, җырлар җырладылар.
Теләче урта мәктәбе укучысы Тимербаева Динә “ Татар кызы “ район конкурсында “ Иң иҗади кыз” номинациясендә җиңү яулады. Динәне һәм аның иҗади группасын район конкурсына татар теле укытучылары Әсәдуллина Зөлфия Наилевна һәм Сабирова Мәдинә Рифкатовна әзерләде. Котлыйбыз!
2021 елның 5 мартында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән аналарга «Ана даны — Материнская слава» билгесе тапшырылды. «Ана даны - Материнская слава» медале белән Теләче районы Баландыш авылында яшәүче күп балалы ана Гарипова Алсу Захардин кызы бүләкләнде.
Күргәзмәдә күренекле язучы Фоат Садриев иҗат иткән китаплар урын алды. Әсәрләрендә шул чор сулышын тудырган, үткән гасырның иң авыр проблемаларын күтәргән бу әдип үзенең туган ягын, үзе белән бергә яшәгән якташларын – гап-гади эш кешеләрен – әдәби биеклеккә күтәргән, ихлас зурлаган, кадерләп тасвир кылган. Язучының балалар өчен иҗат иткән китапларына да күзәтү үткәрелде.