5 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Рәхмәт сиңа, солдат әнисе!” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәдә бүгенге көндә уллары хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, районыбызның халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Айдар Муса улы катнашты. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Чара барышында солдат әниләре хөрмәтенә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, солдат хезмәтен үтәүче егетләрдән килгән хатлар укылды. 8 март бәйрәме уңаеннан әниләргә котлау сүзләре яңгырады һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Традициягә әверелгән әлеге кичә елдан-ел ямьлерәк һәм үзенчәлеклерәк итеп уздырыла. Шулай ук әлеге кичәгә багышлап китап күргәзмәсе һәм презентация эшләнде.
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә хикәяләр, повестьлар, романнар авторы якташыбыз Нурислам Хәсәновның тууына 80 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә 4 март көнне “Иҗат тамчыларын туган җирдән җыеп “ дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әдипнең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясалды, әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды. Язучының әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләре, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш яшәешебез яктыртыла. Нурислам Хәсәновның «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Җан авазы», «Хакыйкать хакы» китапларын укучылар өйгә укырга алдылар.
1 март – якташ язучыбыз Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурислам Габдулла улы Хәсәновның туган көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Каләме саф корычтан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар белән язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу булып узды, әсәрләре кычкырып укылды.
Балалар «Конек-Горбунок» әкиятенең барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, аннан соң викторина үткәрелде һәм балалар әсәрләрдән өзекләр укыдылар.
Кычкырып уку – аңлап укуны булдыруның иң кирәкле шарты булып тора. Кычкырып укыганда гына сәнгатьле укырга өйрәнеп була. Укучыларның күпчелеге кычкырып укыганда да текст эчтәлеген бертигез дәрәҗәдә аңлый башлый. Шул уңайдан 4 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре ”Китап безне бербөтен итә” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чарада берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнашты. Алар Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллинның китапларын кычкырып укыдылар.
Бүген Шәдке балалар бакчасында “Безнең гаилә тату- гаилә” исемле бәйрәм иртәсе узды, Бәйрәмдә балалар бию,җырлар белән чыгыш ясадылар ,алга табада шулай гаиләләр белән күңелле итеп бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын.
2020 елның 5 мартында Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә урнашкан С. Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.
«Халыкарахатын – кызлар көне» бәйрәме алдыннан Теләче районы «Родник»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Социаль хезмәткәрләр үз куллары белән өлкәннәргә котлау открыткалары һәм бүләкләрә зерләделәр. Аларга нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр.
Теләче муниципаль районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгече социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. «Арт-терапия белән созависимыми балалар һәм аларның ата-аналары» технологиясе кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасыннан ата-аналар һәм аларның балалары белән төркемле дәрес үткәрде. Балаларга һәм аларның ата-аналарына катнашучылар арасында тагын да тыгызрак эмоциональ элемтә урнаштыру өчен күнегүләр комплексы тәкъдим ителде.
4 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм - “Әлифба” һәм “Эзтабарларга кабул итү” бәйрәме уздырылды.