ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Айның иң матур, иң зур бәйрәме  - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 6 март көнне “Әниемнең назлы куллары " дип исемләнгән концерт үткәрелде.

Бәйрәм табышмаклар,  мәкальләр, җыр-бию, спорт уеннары белән үрелеп барды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бәйрәмдә актив катнашты.

“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә. Шул уңайдан 7 нче март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар кызы” бәйгесе үткәрделәр. Бу бәйгедә берсеннән-берсе чибәр, гүзәл 6 кыз катанашты. Кызлар 6 турда көч сынаштылар. Һәрбер тур аларның яклаучылары тарафыннан чыгышлар белән үрелеп барды. ”Татар кызы” бәйгесендә дуслык җиңде.  Һәм кичә ахырында кызларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 7 нче март көнне Урта Мишә авыл клубында Саба районы Елыш авылы һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре катнашында  “Кызлар – язгы чәчкәләр” –исемле әдәби музыкаль  кичә үтте. Кичә нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин залда утырган һәм концертта катнашкан барлык хатын – кызларны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр тапшырды.

Уенда  кызлар бик  яратып катнаштылар. Илзирә Шәйхутдинова беренче, Эльвина Шагимарданова икенче һәм Ясминә Халиуллина өченче урыннарны алдылар. Әлеге чарага килгән барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дөньяның бөтен матурлыгы-хатын-кызларда!-шушы исем астында 6 март көнне Балыклы авылы мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.Чарада авылыбыз үзешчәннәре,балалар,якташлар катнашты.Ахырдан​ гүзәл затларыбызга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, яшь тәртип саклаучылар юл инспекторлары белән берлектә машина йөртүче хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Яшь  юл инспекторлары хатын –кызларга юлда йөргәндә игътибарлы булырга өндәделәр.


12
март, 2021 ел
җомга

«Җаваплыата-анамәктәбе» социаль проекты кысаларында учреждение базасында һәм социаль участокларда даими рәвештә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренә төзәтмәләр кертү буенча дәресләр үткәрелә. Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгече Кашапова Ә.Х. ата-аналар белән «Нәтиҗәле  ата-ана  мәктәбе» дигән ата-анала җыелышы кысаларында «Баланы җәзаларга, ничек һәм ни өчен? "

2021 нче ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,  укучыларны истәлекле, тарихи әйберләр белән таныштыру, халкыбызның күңел җәүһәрләренең нәрсә икәнен балаларга аңлату, татар халкының милли киемнәре, көн-күреше, сәнгать үрнәкләре, халык авыз иҗаты белән якыннан таныштыру, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гыйлаҗова Э.Р. белән Теләче туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Укучылар татар милләтенең  тарихын, гореф – гадәтләрен, яшәу рәвешен, милли киемнәрен искә төшереп кенә калмадылар, ә якташыбыз Таһир Якупов башкаруында татар халкына гына хас матур җырларны да тыңладылар.

11 нче март көнне Үзәк урта мәктәбендә "Ел укучысы -2021" район конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбеннән  8 сыйныф укучысы Галләмов Морат 2 урынга лаек булды.  Укучылар  өчен  әлеге конкурс үзеңне күрсәтү,  көчеңне тикшерү, үз-үзеңне кулда тота белү буенча алыштыргысыз тәҗрибә алу мөмкинлеге булды. Бу - зур юлның башы гына, укуда һәм иҗтимагый тормышта бүгенге уңышлар - киләчәк өчен бик яхшы башлангыч булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International