25 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары өчен «Илһам Шакиров – кабатланмас моң иясе» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар 1960 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты булып эшләгән, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров иҗаты белән таныштылар. Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров.
22 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән районкүләм яшьләр фестивале узды. Алан авылы китапханәчесе килгән кунаклар өчен фойеда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә әзерләде. “Туган якның күңел кошлары” , “Халыклар дуслыгы - чын дуслык”,”Милли ризык - табын күрке” дигән бүлекләрдән торган әлеге күргәзмә белән авыл халкы бик кызыксыну белән танышты.
26 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган телнең мавыктыргыч дөньясына сәяхәт» дигән квест үткәрелде. Әлеге уенда балалар төрле катлаулы биремнәр үтәделәр, шигырьләр укыдылар.. Чара мәктәп музеена экскурсия белән дәвам итте, анда укытучы Домолазова И.Ф. балаларны авылыбызның тарихы һәм көнкүреше белән таныштырды.
Айдар авыл китапханәсе Ростов өлкәсенең Красносулинск районы җирлекара үзәк китапханәсе оештырган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» V төбәкара акциясендә катнашып диплом белән бүләкләнде.
25 февраль көнне Казаклар авыл китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина китапханәгә йөри алмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып, аларның хәлләрен белеп, китап-журналлар илтеп кайтты. Аларга яңа китаплар да тәкъдим ителде.
Рус язучысы Геннадий Паушкинга быел 100 яшь тула. Бу уңайдан Шәтке авыл китапханәсендә "Гений Русской литературы"дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Геннадий Паушкин 1921 елның 28 февралендә Казанда туган. Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган. Төрле елларда «Комсомолец Татарии» редакциясенең мәдәният һәм сәнгать бүлеге мөдире, «Комсомольская правда» корреспонденты, консультант, ТАССР Язучылар берлегенең рус секциясе мөдире булып эшли. Безнең китап укучылар шагыйрьнең иҗаты һәм аның кызыклы китаплары белән таныша алалар.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм концерты үткәрелде. Әлеге чарада Шәдке авылы китапханәчесе хорда җырлап катнашты.
Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучысы Вәлиәхмәтова Зәлия “ Парламент дәресе -2020” конкурсы җиңүчесе булды. Зәлияне конкурска татар теле һәм әдәбияте укытучысы Шәяхметова Гөлфия Наилевна әзерләде. Җиңүче Зәлияне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович котладылар.
22 февраль көнне Әбде авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә «Ватанны яратыйк, Ватанга хезмәт итик» дигән чара үткәрелде. Бәйрәмнең башында аның тарихы, танылган якташларыбыз турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. Соңыннан егетләр арасында спорт ярышлары үткәрелде һәм кызлар аларга үзләренең котлауларын җиткерде.
22 февраль көнне Әбде авыл китапханәчесе «Осталар шәһәре» клубы балалары белән Бөек Ватан сугышы ветераны Никитин П.П. һәм тыл ветераны Морозов В.А.-ны Ватанны саклаучылар көне белән котларга дип өйләренә килделәр. Үз куллары белән ясаган котлау открыткасы һәм зур булмаган бүләкләрен тапшырдылар. Котлаулар ветераннарны битараф калдыра алмады. Алар балаларны шатланып каршы алды, үзләренә күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм үзләренең тормышта кирәк булган акыллы киңәшләрен бирде.