1 март көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновка 80 яшь тулу уңаеннан “Күңел сафлыгын сакларга чакыручы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәчеләр язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, укучылар Н.Хәсәновның әсәрләрен кычкырып укыдылар. Бу чарага электрон презентация һәм китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Китап укучылар бу күргәзмә аша язучының төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре белән таныша алачак.
1 март көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Н.Хәсәнов иҗаты буенча «И минем җандай кадерлем, и җылы тере телем…» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чарада татар язучылары тарафыннан язылган әдәби әсәрләрнең әхлакый кыйммәтләре турында сүз алып барылды. Балалар туган ягыбызның юбиляр язучысы Н.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.
Бу көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бөтендөнья наркотикларга каршы" дип исемләнгән Мәгълүмат сәгате үткәрделәр. "1 март-наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне" дигән китап - иллюстрацияле күргәзмә оештырылды, күргәзмәдә китапханә фондыннан наркомания проблемасына багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде. Көн дәвамында " Яшьләр наркотикларга каршы!", шулай ук «Без наркотикларга каршы "буклетлары һәм «кайнар линия" телефон номерлары язылган мәгълүмати листовкалар таратылды.
Бу проблеманың актуальлеге бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелек алкогольгә караганда ешрак һәм тизрәк барлыкка килү белән бәйле. Әбде авыл китапханәсендә «Без тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Сүз наркомания, аның таралу сәбәпләре, шулай ук кешенең сәламәтлегенә, бигрәк тә яшь организмга нинди зыян китерүе турында барды. Чара "Наркомания - милләт куркынычы" дигән презентация карау белән үрелеп барды.
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан да чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әңгәмә барышында укучыларга кыскача шул турыда аңлату алып барылды.
23 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбе укучысы Жаббарова Айгөл республика «Замечательный вожатый» конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм җиңү яулады. Айгөлне отряд вожатыйлары конкурсына педагог - оештыручы З.Б. Кочергина әзерләде . Котлыйбыз!
25 февраль көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы җитәкчелегендәге бер төркем район башлыклары китапханә эшчәнлеге белән танышты.
27 февраль көнне бөек рус язучысы Федор Абрамоның туган көненә Әбде авыл китапханәсендә «Жить в ладу с собой, со своей совестью» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныша ала. Совет әдәбиятын үстерүгә үз өлешләрен керткән күренекле әсәрләрендә язучы күп гасырлык әхлак нигезләрен саклаган, вөҗдан, игелек, мәрхәмәтлек, хезмәт сөючәнлек турында халык күзаллауларына тугры булган. Аның романнары, повестьлары, хикәяләре төрле яшьтәге укучыга: яшь китап укучылардан алып өлкән буын вәкилләренә кадәр кызыклы һәм файдалы.
Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Теләче муниципаль районының 30 еллыгы уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Туган ягым, син гүзәл!" дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә Теләче районыннан чыккан язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат һәм аларның әсәрләре урын алды. Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган җир турында белемнәрен киңәйтә һәм баета.